«Биләр, сәлкешләреңне каршы ал!»
10.07.2025
Россиянең иң зур чатырлы лагере - Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде! Биләрдәге 2012 елдан башлап оештырыла торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләр Форумны башлап җибәрде. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәләт Биләр Форум – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов чыгыш ясады:
Без сезне кунакчыл Алексеевск җирендә сәламнәргә бик шатбыз. Безнең өчен Биләр – бик мөһим урын. Инде 30 елга якын нәкъ менә монда яшьләр өчен шундый зур форум үткәрелүе белән без бик горурланабыз. Бу эшкә катнаш булган һәр кешегә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. «Сәләт» дип исемләнгән зур гаиләгә үсү, яңа үрләр яулау һәм иҗади уңышлар теләп калам.
Тулырак: https://yalkyn.ru/news/belmi-kalma/bilar-salkeslarenne-karsy-al