В Билярске состоялось открытие первой смены форума «Сәләт»
11.07.2025
Биләрдәге 2012 елдан башлап оештырыла торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләр Форумны башлап җибәрде. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Сәләт Биләр Форум – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов чыгыш ясады:
Без сезне кунакчыл Алексеевск җирендә сәламнәргә бик шатбыз. Безнең өчен Биләр – бик мөһим урын. Инде 30 елга якын нәкъ менә монда яшьләр өчен шундый зур форум үткәрелүе белән без бик горурланабыз. Бу эшкә катнаш булган һәр кешегә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. «Сәләт» дип исемләнгән зур гаиләгә үсү, яңа үрләр яулау һәм иҗади уңышлар теләп калам.
Шулай ук форум катнашучыларын Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов сәламләде:
Мин Сәләттә 1998 елдан бирле. Ел саен без монда кайтабыз. Без – матур Биләр җиренең дәвамчылары, сез – аның дәвамчылары. Аерым рәхмәтләремне мин ТР яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Алексеевск районына әйтәсем килә, алар безгә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәттеләр. Әйтерсең дә, Биләр җире безне бик күп еллар дәвамында көткән. Сезгә Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улыннан сәламнәрне җиткерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Форумның төп үзенчәлеге шунда ки, катнашучылар бары тик чын сәләтлеләрдән генә җыела – катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге җәйге профильле аланнарыннан булу мөһим: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба».
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 11 июль (19:00 сәгатьтә) һәм 13 июль көнне (18:00 сәгатьтә ) алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Тулырак:https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2432322.htm