Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт – республикабызның үрнәк программасы!»

Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт – республикабызның үрнәк программасы!» 21.07.2025

Ул Һөнәрләр Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә җылы теләкләрен җиткерде:

«Беренче тапкыр Биләргә кайчан килгәнемне хәтерләмим, әмма бу Изге җирләр һәрвакыт үзенә тартып тора. Бирегә нигез салучылар – уң юлдан баручылар. Бөтен дөньяда глобализация барган чорда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу – иң төп мәсьәләләрнең берсе. Нәкъ «Сәләт» оешмасы гаиләләр белән беррәттән балаларга дөрес тәрбия башлангычлары бирүдә, аларга якты киләчәкләрен билгеләүдә ярдәм итүче төп рольне башкара. Боларның барысы – бердәм команда эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әйдаман, башҗитәкләрнең гадел хезмәте нигезендә сәлкешләргә дөрес тәрбия орлыклары салына. Балачак – иң рәхәт чак! Безнең вакытта бүгенге көнге мөмкинлекләр булмаса да, без бик бәхетле идек. Сез дә яшьлекнең, балачакның кадерен белегез! Сәләт – республикабыз өчен үрнәк программа!» – диде Рөстәм Нургали улы.

Тулырак: https://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/rostam-minnexanov-salat-respublikabyznyn-urnak-programmasy


Исемлеккә күчү