2016-нчы ел турында ← кире кайтырга

2016-нчы ел Сәләт өчен бик уңышлы ел булды. Бу ел безгә яңалыклар да алып килде, традицион преоктларыбыз да гөрләп узды. Гомумән алганда, оештыручылар да, сәлкешләр дә бик канәгать.
Ел дәвамында үзебез өстендә генә түгел, проектларыбызны камилләштерү өчен дә эшлибез: һәрвакыт камиллеккә омтылабыз, сайлап алган юнәлешебездән тайпылмаска тырышабыз. Иң мөһиме – Сәләт принципларына тугъры калу
Сәләтнең иң кульминацион момент җәйгә туры килә. Җәй ул безнең урак өстебез. Сәләт канатларын елдан-ел киңрәк җәя, географик үсеш гел күзәтелә: быел Сәләтнең 20-дән артык җәйге сменасы эшләде. Татарстан районнарында, күршеләребез Башкортостан, Чувашия Республикаларында да сәлкешләр ял итте, белем алды. Сменалардан тыш форум-фестивальләр дә оештырабыз: Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумы 5, Сәләт фествиале 20 еллык юбилеен билгеләп узды.
Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге кайнап тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка күпфункцияле үзәк өчен ихлас рәхмәтебезне беледрәбез! Биредә быел 4 алан уздырдык. Яңалары да оештырылды: «Осталар Бистәсе» («WorkdSkills» юнәлешләре буенча), «Сәләт-Эшмәкәр» (яшь эшмәкәрләр сменасы), «Сәләт-Имәнкәй» (Алексеевск районы балалары өчен). Сәләт йортында һәрвакыт кызу: бертуктаусыз проектлар гөрләп эшли.
Сәләт клубларына да тукталып узыйк: хәзерге вакытта ел әйләнәсе 20-дән артык Сәләт клубы эшли. Алар Татарстан районнарында, Самара, Башкортостанда урнашкан, хәтта Австралиядә дә Сәләт клубы бар. Безнең методика, традицияләргә таянып алар Сәләт дөньясына яңа сулыш өрә. Җәйге аланнардан соң балалар өйләренә таралып бетәләр, тик күбесеннең Сәләт тормышы белән яшисе килә: клублар моның өчен бер дигән мөмкинлек.
2016-нчы елда «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясен, «Бәләкәч» балалар мәйданчыгын һәм Сәләт медиа-мәктәбен ачып җибәрдек.
Кышкы каникулларда да Сәләт тик тормый: тиздән «Сәләт-Олимп». «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 7 көн дәвамында республикабызның, илебезнең фән олимпиадалары җиңүчеләре тирәнтен белем алу белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук әлеге мәктәп ТДИ һәм БДИга да әзерлиячәк. Яңа ел каникулларында Самара сәлкешләре дә бергә җыелачак: аларны да 7 көнлек смена көтә.
Яңа ел бәйрәмнәрен уздырып җибәүгә «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу турлары дәвам итәчәк. Әлеге премияне без «Үзебезнең Оскарыбыз» дип тә атыйбыз, чөнки ул Сәләт хәрәкәтенә үзенең өлешен керткән иң-иңнәргә бирелә.
2017 нче елга нинди планнар дисезме? Алар, һәрвакыттагыча, зурдан!
Тагын яңа аланнар өстендә эшлибез. Быел алар икәү: «Сәләт-Самара» һәм «Сәләт-Монреаль». Бар дөнья буйлап таралган Сәләтлеләрне берләштерү өчен Сәләт мобиль кушымтасы эшли башлар дип көтелә.
Калган барлык серләрне ел дәвамында ачарбыз! Сәләтле булыгыз! Сәләттә булыгыз!