750 кеше «Болгар-Туган тел»дә катнаша! ← кире кайтырга

Дуслар, бүген III Төбәкара «Болгар-Туган тел» форумына гаризалар кабул итү кампаниясенә нокта куйдык. Форум төгәл 10 көннән, ягъни 17-23-нче июнь аралыгында, 750 бала белән Болгар музей-тыюлыгында үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Быелгы «Болгар-Туган тел»нең максат-бурычлар, программасын сезгә дә тәкъдим итәбез.
ФОРУМ ТУРЫНДА
Максат:
Татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын саклардай мохит булдыру, катнашучыларга татар мәдәнияте, теле үзенчәлекләрен ачу, шулай ук төрле өлкәләрдә тел куллану практикасын җиткерү.
Бурычлар:
· Рәсәй Федерациясе активистларын татар мәдәнияте нигезләренә өйрәтү, команда оештыруга багышланган тренинглар үткәрү, иҗади һәм оештыру сәләтен үстерүче эшлекле уеннар һәм (остаханәләр) мастер-класслар уздыру;
· Татар яшьләре активистлары – белем бирү учреждениеләре укучыларын – татар мәдәнияте нечкәлекләре белән якыннан таныштыру, нәтиҗәле медиа-эшчәнлек алып барырга өйрәтү;
· Рәсәйнең татар яшьләре лидерларын балалар һәм яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, заманча технологияләр өлкәсендәге инновацион проектларга тарту;
· Рәсәй Федерациясенең барлык субъектларында башкарма хакимият органнары һәм татар яшьләре лидерлары арасында хезмәттәшлек тәртибе булдыру;
· Рәсәй һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләренең проблемаларын билгеләү һәм аларны чишү юлларын табу.
ФОРУМНЫҢ ПРОГРАММАСЫ
Лагерьнең программасы уку-укыту, мәдәният өлкәсенә кагылышлы чараларны үз эченә ала. Программа үзара бәйләнгән өч блоктан тора. Алар бер-берсен тулыландырып катнашучыларны татар мәдәниятенә алып керә һәм аның белән шәхсән танышырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук программа кысаларында лагерьне тантаналы рәвештә ачу һәм ябу (2-нче һәм 6-нчы көннәрдә), спорт чаралары, корпоратив чаралар (шәмчекләр, эшлекле уеннар, һ.б.), Болгар территориясе буенча квест-экскурсиялар каралган.
Профиль 1. Лингвистика, тарих
Бу юнәлешнең төп максаты: катнашучыларны тел мохитенә кертү һәм лингвистика, этимология, тарих күзлегеннән тикшерү.
Кунаклар: Фаяз Хуҗин, Кадрия Фатхулова, Рабит Батулла, Ренат Харис, Рәдиф Җәмәлетдинов, Ким Миңнуллин, Рәзил Вәлиев.
Остаханәләрдә катнашучылар автор хезмәтләре – шигырь, хикәя, эссе, әкиятләр хакында сүз алышалар, этимология һ.б. күзлектән тикшерәләр.
Кичке чара: үзәгендә татар теленә, мәдәниятенә һәм тарихына кагылышлы сораулар яткан, «Белем ярышы» исемле чемпионат. Уенда 750 бала бер вакытта белемнәрен сынап карый алачак.
Бу уен татар мохитенә кагылышлы белемнәрне тирәнәйтеп кенә калмый, көн барышында туплаган белемнәрне дә тикшерә.
Профиль 2. ГМЧ
Максаты: татар теле һәм мәдәниятен гаммәви мәгълүмат чараларында үстерү, активлаштыру турында мәгълүмат бирү, ГМЧ белән эшләргә өйрәтү.
Кунаклар: Йолдыз Миңнуллина, Фәрит Шаһиәхмәтов, Римзил Вәлиев, Айгөл Дәүләтшина, Гүзәл Сәгыйтова, Айрат Бик-Булатов, Венера Иванова, Тимур Шәйхетдинов.
Мастер-класс барышында катнашучылар мәкаләләр язалар, интернет челтәрләрендә үзләренең яңалыкларын теркиләр, интервьюлар әзерлиләр, махсус тавыш яздыру студиясендә радио серләренә төшенәләр хәтта җыр да яздыра алалар.
Кичке чара барышында татар телен үстерүгә юнәлтелгән видеотасмалар һәм социаль рекламалар карау күздә тотыла.
Белем бирү профиленең максаты: медиа-үзәк командасында проект газетасын чыгару, социаль челтәрләрдә вакыйгаларны яктыртып бару.
Профиль 3. Мәдәният һәм сәнгать
Максат: милли уеннар, традицион театр, музыка, бию, халык иҗаты, рәсем сәнгате аша татар мәдәнияте белән таныштыру.
Кунаклар: Фәрит Бикчәнтәев, Илшат Рәхимбай, Алмаз Сәмигуллин, Айрат Хәмитов, Гөлчәчәк Нәҗипова, Ренат Әхмәтшин, Илнур Мортазин, Фәнис Җиһанша, Эльмир Низамов, Айсылу Галиуллина.
Көннәрнең берсендә милли бәйрәм – Сабантуй үткәрелә. Сабантуенда һәр кеше катнашучы буларак та, иҗади номер белән чыгыш ясаучы, милли ашлар пешерергә өйрәтүче, ярышларда уйнаучы һ.б. булып та катнаша ала. Аралашу вакытында көн дәвамында өйрәнгән белемнәрне башкалар белән уртаклашу да булачак. Күңелле очрашулар барышында катнашучы иҗат дөньясында кайнаячак.