«Сәләт-Әлмәт» фестивале кире кайтырга

Увлекательный фестиваль «Сәләт-Әлмәт»

Тиздән җәйге каникуллар! Вакытыңны кызык һәм файдалы үткәрергә телисеңме? Кояш, саф һава, табигать... Тиздән җәйге каникуллар! Вакытыңны кызык һәм файдалы үткәрергә телисеңме? Кояш, саф һава, табигать, маҗаралы тормыш турында хыялланасыңмы, яңалыкка омтыласыңмы? Алайса, 30 майдан алып 3 июньгә кадәр үтәчәк «Сәләт-Әлмәт» фестиваленә рәхим ит! 

Фестивальнең төп юнәлешләре – ораторлык сәнгате, дебатлар, театр һәм туризм. Программада танылган остазлардан шушы юнәлешләр буенча кызыклы мастер-класслар, мавыктыргыч бәйге-ярышлар, уеннар, кыяга менү, тир, көймәдә йөзү һ.б. Фестиваль – иҗади шәхес буларак ачылу, үзеңдә җаваплылык хисен тәрбияләү, мөстәкыйллеккә өйрәнү, яңа дуслар табу, аралашу өчен менә дигән урын! Ә иң кызыгы: фестиваль Әлмәттән ерак түгел табигатьнең гүзәл бер почмагында палаткалы шартларда узачак! Урыннар чикләнгән, гариза тутырырга ашык!

Фестивальдә 6-10-нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Бәясе 4,5 мең сум. Фестиваль өчен җаваплы кеше: Шәмсуллин Әнис Замирович (тел. 89173928646, https://vk.com/id90244860) Уңышлар телибез! http://goo.gl/forms/pKSTaFLdQ1