Сәләт активистлары XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә ← кире кайтырга

22-нче октябрьгә кадәр Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале уза. Фестивальдә 190 илдән 25 000 катнашучы, 8 000 волонтер, 200 җәмәгать эшлеклесе катнаша. Шулар арасында 5 Сәләт активисты да бар: Надир Курамшин, Руфат Киямов, Нияз Муртазин, Руслан Закиров һәм Арман Костанян.
Фестиваль халыкара мөнәсәбәтне ныгыту, киләчәктә яңа проектлар булдыруны үз эченә ала.
Фестиваль кысаларында дискуссион, мәдәни, спорт чараларына кагылышлы шәп программа әзерләнгән.
Надир Курамшин, «Сәләт-Олимп» проекты җитәкчесе:
- Фестиваль – үзеңне һәм яшәгән Татарстан Республикасын күрсәтү өчен менә дигән мәйданчык. Монда чит ил яшьләре белән аралашып, тагын да күбрәк тәҗрибә туплап була. Һәр мәйданчык үзенә күрә оригиналь: текә спикерлар актуаль темаларга очрашулар үткәрә. Фестивальдә катнаша алуыма бик шат. Мин монда үземнең Республикамны, Сәләтемне тәкъдим итәм.
Руфат Киямов, «Бикафест 2017» проекты координаторы:
- Фестиваль – үз өстеңдә эшләргә мөмкинлек тудыручы мәйданчык. Монда килергә әзерләнгәндә без кая барасын белеп киттек. Кызыклы мастер-класслар, танылган спикерлар белән очрашулар гына да ни тора. Һәм, әлбәттә, Сочины күрү бәхетенә дә ирештек. Һәр көнебез үзенчә истә калачак. Аеруча XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең ачылу тантанасы. Үзенчәлекле концерт программасы. Ә күргәзмәдәге яңа технологияләрне күреп мин үземә күп кенә яңалыклар алдым.
Нияз Муртазин, Сәләт Форумында спорт юнәлеше җитәкчесе:
- Ни өчен мин монда? Чөнки бу төрле милләт вәкилләре, телләре, гореф-гадәтләре белән таныша алу урыны. Иң истә калганы ул – күргәзмәләр. Монда һәр милләт үз телендә аралашып, үз мәдәниятен башка милләтләргә күрсәтә. Панама, Бразилия, Төньяк Корея, Японияләрдә булып кайткан кебек булдым. Гомергә истә калырлык мизгелләр. Фестиваль бик кызыклы. Һәр катнашучы үзенчәлекле һәм сәләтләрен төрле яклап ачарга омтылучы яшьләр.
Руслан Закиров, «Болгар-Туган тел 2016» форумының программа директоры:
- Фестиваль хакында дуслардан ишетеп белдем. Гариза тутырдым, барлык әңгәмәләрне уздым һәм мин монда, бәхетлеләр рәтендә. Татарстан делегациясе составында бу Фестивальгә өченче тапкыр эләгәм, бу минем өчен зур бәхет. Фестиваль – безнең республикабызны күрсәтү өчен зур бер платформа. Программа бик кызыклы. Барысы да истә калды: спикерлар, ачылу тантанасы... РФ-ның тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова белән очрашуны аерым әйтеп узасым килә. Ул шуның кадәр ачык кеше. Бер сәгатьлек лекция, хәтта ике сәгатьтән дә артты. Очрашудан соң күмәк фотоларга төшеп, һәр катнашучыга диярлек теләкләрен җиткерде. Шуны да искәртеп узыйм әле: безнең Татарстан делегациясе киенү һәм үзләрен тотышы белән башкалардан нык аерылып торды. Без – бердәм, шәп команда! Барлык оештыручыларга һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Ачылыш тантанасына безнең президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килгән иде. Безнең белән аерым аралашты. Рәхмәт аңа!
Арман Костанян, «Сәләт-Раушан 2016» сменасы хореографы:
Рәсәйдә мондый фестиваль узачагы хакында очраклы рәвештә генә белдем. Гаризаны тутырганнан соң гына аңладым: монда катнашу минем тормышымда зур роль уйнаячак. Башка милләт кешеләре белән аралаша алу мөмкинлеге туачак. Фестивальдә иң ошаганы – дәүләт эшлеклеләре, танылган спорт осталары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашындагы пленар утырышлар. Фестиваль миңа бик ошый. Татарстан исеменнән катнаша алу мөмкинчелеге булу белән бер дә үкенмим.