“Агыйдел” уку елына әзерли башланды ← кире кайтырга

“Агыйдел” форумының бүгенге көне мастер-классларга багышланган. Сәлкешләр яңа уку елына әзерлекне башлады: булган белемнәрне яңартып, онытылганнарын искә төшерде.
“Дәрт” чатырында “IT-технологияләр фәнни-технологик прогресс чигендә” исемле дәресе белән IT-лицее мәгълүмәти директор унырбасары Руслан Расихович Галимов чыгыш ясады. Әлеге чатырда балалар кызыклы видео ярдәмендә XXI гасыр кешесенең уңыш серләрен ачыклады. Мастер-классны алып баручы Руслан абый: “Кто владеет информацией, тот владеет миром”,-диде.
“Фән” чатырында исә Александр Маратович Сайфутдинов – П.АКирпичников исемендәге балалар лицей-интернаты фәнни эшләр буенча директор урынбасары органик химиянең серләрен ачты. Лекциядә аңа үз укучысы Андрей Константинов булышты. Биредә балалар алтыннан кыйммәтле металлар барлыгы турында, косметологиядә дә нефть кулланулары хакында белде.
“Рух” чатыры үзенә булачак инженерларны җыйган иде. Монда уку-укыту эшен Казан националь техник университетның вузга кадәр уку-укыту эшләре белән шөгыльләнгән Динар Дамирович Габидуллин; Дмитрий Николаевич Новиков – Казан радиомеханик колледжның техник директоры алып бардылар. Сәлкешләр башта: “Кем ул инженер? Соравына җавап эзләсәләр, соңрак җир шарындагы бөтен техниканы, әйберне инженерлар төзүе ачыкланды.
Космонавтика турында лекцияне Казанның 146 нчы мәктәбенең инженер-электронигы Евгений Владимирович Сазонов үткәрде. Ул спутникларның төзелеше турында сөйләде. Һәм “мозговой штурм”ның идеяләр тудыручы иң шәп ысул икәнен аңлатты.
“Дәрт” чатырында Константин абый Бурдинов роботлар турында сөйләде. Әлеге мастер-класс аеруча кызыклы булды, чөнки биредә чын робот та бар иде. “
Аддитив технологияләр” дип аталган лекцияне “Ennova” компания директоры Искәндәр абый Мөхәммәдияров үткәрде. Биредә 3D принтерлар турында сүз алып бардылар. Әлеге принтерның ничек оештырылуы турында, ни өчен кирәк икәнен. Принтер ясаган әйберләрне тотып карарга була иде.
“Фән”дә укучылар өчен яшеннең көче турында белделәр. Әлеге лекцияне Казан шәһәренең 96 нчы мәктәбе физика укытучысы Элина Эдурад кызы Ракова алып барды.
“Рух” чатырында “Дүрт бүлмә” дип аталган тренинглар үтте. Тренерлар: Анастасия Исмакова, Денис Исмаков, Наталҗя Чардымова, Иван Суханов балаларның сорауларына да җавап бирделәр.
Кич “Агрресиясез яшә” дип аталган чара үтте. Биредә балалар “Милләткә, тән төсенә карамыйча да дус булып була” дигән идеяне күтәрделәр.