«Сәләт-Самара», эх, шәп! кире кайтырга

Ах, «Сәләт-Самара»!

3-9-нчы гыйнвар аралыгында Самарадагы «Золотая рыбка» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә «Сәләт-Самара» Яңа ел сменасы үтәчәк. 2016-нчы ел безгә «Сәләт-Самара» клубын бүләк итте. Бүгенге көндә аның кураторы булып Тимур Назаров эшли.

Тимур Сәләттә 2014-нче елдан бирле («Сәләт-Раушан»да ял иткән), «Фәнсар» мәктәбенең көзге (2014-нче ел) һәм язгы (2015-нче ел) сессияләрендә катнашкан, «Изге чишмә» студентлар аланында да үзен күрсәткән. 2016-ның җәендә «Сәләт-Болгар» аланында беренче тапкыр әйдаман буларак үзен сынап караган, Сәләт клубларының гамәли семинарында булган. Тимур бик өлгер: ул бер үк вакытта берьюлы ике клуб – «Сәләт-Азнакай» һәм «Сәләт-Самара» – җитәкчесе.

«Сменаның җитәкчелеге бик көчле әйдаманнар составы җыя алды. Алар барысын да булдыра: туган телебездә иркен сөйләшә, программалаштыру белән кызыксына, алгебра дәресен, физикадан кызыклы тәҗрибәләр үткәрә ала. Сменада барлыгы 52 сәлкеш катнашачак. Әйдаманнар да әлеге сменаны балалардан ким көтми, үзләрен 100%-ка күрсәтергә әзер. Иң мөһиме – Сәләт мохите, ул беркемне дә битараф калдырмас. Җәй көне Самарада тулы бер смена үтәчәге бүген беркемгә дә сер түгел. Бу кышкы смена җәйгесе алдыннан кечкенә генә репетиция булыр», - ди Тимур Назаров.

Клуб ачу, смена үткәрү – «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Гыйзәтулина ярдәменнән башка булмас иде. Ул әле «Сәләт-Самара» аланының директоры да.

-         Инзилә Ралифовна, Сәләт сезнең өчен нәрсә ул?

-         Сәләт – һәрвакыт күтәренке кәеф дигән сүз.  Сәләт – үзенә һәрдаим тартып торучы мохит, дәрт, көч. Дуслар турында әйтеп тә тормыйм инде. Сәләт миңа көчле һәм ышанычлы дуслар бүләк итте, алар белән бергә без зур уңышларга ирешербез. Сәләт – үзеңдә яңа сәләтләр ачу дигән сүз. Укытучы буларак Сәләт миңа балалар белән эшләүнең яңа серләрен ачты, яшь буынны мәдәният һәм сәнгатькә  мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтте, татар яшьләре белән берләштерде. Барыбыз да Сәләт принципларына нигезләнеп яшәсәк, хезмәт итсәк тормышыбыз тагын да алга китәр, тагын да кызыклырак, игелеклерәк булыр иде.

-         «Сәләт-Самара» сменасын булдыру кемнең идеясе? Ул кайчан барлыкка килде?

-         Былтыр Казанда узган Сәләт клубларының гамәли семинарына укучыларымны алып килдем. Сәләт оешмасы миңа бик ошады, чарага әзерлекләре бик көчле иде, дәресләр, остаханәләр, очрашулар бик кызык узды. Самарага кайтып хөрмәтле директорыбыз Газизов Радик Рәфкать улына барысын да җиткердем: Сәләт хәрәкәте белән таныштырдым, аның принциплары, максат һәм бурычлары хакында сөйләдем.

-         Клуб кысаларында беренче масштаблы проектыгыз нинди булды?

-         17-26-нчы февраль кысаларында «Космос-2» лагерендә кышкы смена үткәрдек. Биредә 4-11-нче сыйныф укучыларын җыйдык. Барлыгы 375 кеше (класс җитәкчеләре, фән укытучылары белән бергә) катнашты. Өч көнгә Сәләт президентын, әйдаманнарны чакырган идек. Радик Рәфкатович үз күзләре белән мондый сменаларның кирәк булуына инанды. Атнасына 2 тапкыр 40 минутлык татар теле дәресләре белән генә балалар татарча сөйләшә башламаячак, чөнки аларның әти-әниләренең дә күбесе туган телен белми. Мондый смена булдыру идеясе минем тормыш иптәшемә килде. Ул да «Яктылык» мәктәбен тәмамлаган, директорыбыз укучысы. Очрашкач ул аңа шушы тәкъдимне җиткерде, Әдип Әлмир идеясе белән бергә атларга, балаларны Сәләт рухында тәрбияләргә кирәклеген аңлатты.

-         Сменада «Яктылык» мәктәбе укучылары гына катнашачакмы?

-         Әйе. Беренче тапкыр гына оештыргангамы, бик дулкынланабыз. Самара шәһәренең мәгариф департаменты сменаны бик озак расламый торды. Тик соңрак бәхет елмайды: безнең программа кышкы сменалар арасында уздырылучы шәһәр ярышында 1-нче урынны яулады.

-         Смена катнашучыларына теләкләрегез?

-         Эчегездә булган сәләтне тышка чыгарырга вакыт! Тормышка ашыра алырлык теләкләрегез чын мәгънәсендә тормышка ашсын.