Алмаз Хәбибуллин «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» буларак танылды кире кайтырга

А.Р. Хабибуллин – «Лучший государственный служащий РТ»

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре 2015» бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. 6 номинациядә 12 җиңүчене Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүләкләде.

«Бик мөһим бәйге бу. Без үзебезнең иң әйбәт белгечләребезне белергә тиешбез», - дип, фикерен белдерде ул. Шулай ук җиңүчеләргә «йолдыз чире» белән авырмаска да киңәш итте. «Сез үзегезне бары уңай яктан гына күрсәттегез. Үз өстегездә күбрәк эшләгез. Зур эш башлаганда кирәкле кешеләр юк кебек тоела. Бар алар, тик өйрәтергә кирәк», - дип белдерде ул.

Бүләкләү тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов 4 җиңүчене Мәскәүдәге «Сколково» идарә итү мәктәбенә җибәрергә тәкъдим итте. Тик моның өчен әле тагын бер махсус бәйгедә җиңү яуларга кирәк.

«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» бәйгесенең максатлары буларак иң уңышлы дәүләт хезмәткәрләренбилгеләү, алар өчен мотивация булдыру тора. Бәйге икегә бүленгән 6 номинациядә уздырыла. Сайлап алу турлары аша 30 дәүләт органыннан 71 катнашучы үтте. Аннары республикакүләм өлешендә катнашучыларның кануннарны, дәүләт һәм чит телләрне белүләре тикшерелде. Махсус эшлекле уен бәйгенең бер этабы булып торды. Биредә катнашучылар һөнәри һәм идарә итә белү сыйфатларын, җаваплы булуларын, командада эшли белүләрен һәм үз эшчәнлекләренең эффектлы булуын күрсәтергә тиеш булдылар.

Йомгаклау этабында бәйгенең катнашучылары үзләренең проект эшләрен тәкъдим итәргә тиеш булдылар. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы җитәкчеләреннән торган комиссия аларга бәя бирде һәм 12 иң яхшы дәүләт эшлеклесен сайлап алды.

«Тармакара идарә» номинациясендә Татарстан Республикасының инвестиция үсеше оешмасының бүлек җитәкчесе Дмитрий Алексеев һәм Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов җиңүчеләр буларак танылдылар.

«Законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгы өлкәсендә идарә итү»номинациясенең җиңүчеләре: анкоррупция сәясәте сораулары буенча ТРның Президенты идарәсе секторы җитәкчесе Салават Рәхимов һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Фәйзуллина.

«Икътисадның реаль секторы белән идарә итү» номинациясе җиңүчеләре: Татарстан Республикасы Президентының территорияләре белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Илгизәр Зарипов һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Дарья Петракова.

«Социаль сфера белән идарә итү» номинациясе җиңүчеләре: Татарстан Республикасы МинистрларКабинетының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Сәләт», ветераннары советының рэисе Алмаз Хәбибуллин һәм Татарстан Ресрубликасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Сорокина.

«Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү» номинациясе: ТРның Президентының дәүләт-хокук идарәсе бүлеге мөдире Дамир Мәхмүтов һәм ТРның Конституция суды судьясы киңәшчесе Зәринә Нотфуллина.

«Дәүләт органнары эшчәнлегенмәгълүмати, документлар белән, финанс-экономик, хуҗалык һәм башкача тәэмин итү һәм оештыру» номинациясе: ТР Дәүләт Советы Аппаратының баш белгече Айгөл Залегдинова һәм ТР икътисад министрлыгының казначылык Департаменты бүлеге башлыгы Таһир Кәримов.