«Ел студенты 2015» җиңүчеләре рәтендә «Сәләт»леләр! кире кайтырга

В числе номинантов и лауреатов премии «Студент года-2015» – активисты «Сәләт»

Кичә, 25-нче гыйнвар көнне, «Пирамида» Күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының «Ел студенты» студентлар премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков; Татарстан Республикасының Журналистлар союзы рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова; Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов; Татарстан Республикасының икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева  катнашты.

Быел республикабызның төп студентлар бәйгесе һәрьяклап рекорд куйган: Татарстанның 18 шәһәреннән 476 катнашырга теләк белдерүчедән гариза кабул ителгән.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов барлык студентларны бәйрәм белән котлап узды. «Татарстанның иң зур байлыгы, иң зур көче – ул үз кешеләребез, яшь кадрларыбыз. Бүгенге көндә белем алучы, киләчәктә инде безне өйрәтерлек яшьләребезгә зур рәхмәтемне белдерәм! Сезнең уңыш – безнең уңыш. Ә безнең уңыш – сезнеке дә!»  дип белдерде Владимир  Александрович.

Татарстан Республикасының икътисад министры Артем Здунов, үз чиратында, республикабыз студентлары эшчәнлегенең конкрет саннарын атады. «Былтыр, Президентыбыз белән берлектә, «Стратегия 2020-2030» программасын булдырдык. Аның ярдәмендә яшьләр өчен 40 дискуссия мәйданчыгы эшләп килде»,  дип белдерде.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова да, үз чиратында, җиңүчеләргә котлау сүзләрен ирештерде. «Республикабызда студентлар оештырган 30-га якын массакүләм мәгълүмат чарасы бар. Араларында үз эшчәнлекләрен әле генә башлап килүчеләре дә, һөнәри дәрәҗәләре инде шактый югары булганнары да бар. Иң мөһиме – алар һәммәсе дә креативлыклары белән аерылып торалар. Рәсәйнең башка төбәкләрендә студентларның ММЧ союзлары бар. Безгә дә мондый союзлар оештырырга кирәк дип саныйм»,  дип үз фикерен белдерде Римма Атлас кызы.

Номинантлар исемлегендә үзебезнең «Сәләт» берләшмәсе активистларын да күрү икеләтә шатлык, горурлану хисе тудыра. Алар арасында Нәфис Сираҗетдинов, Марсель Гафаров һәм Вәгыйз Әюпов та бар иде.

Бүләкләү тантанасында Вәгыйз инде барыбыз яратып өлгергән битбоксы белән тамашачыларны сөендерде. Марсель Гафаров та әлеге бәйгенең шактый турларын үтеп финалга килеп җиткән. Ә Нәфис исә «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә җиңү яулады! «Республикабызның иң яхшы җәмәгать эшлеклеләре рәтендә булу минем өчен, әлбәттә, зур дәрәҗә. Үз алдыма җиңәргә дигән максат куймаган идем. Катнашкан һәр кеше дә әлеге бүләккә лаек дип саныйм. Премия ул – эшләгән эшеңә нәтиҗә ясау, алга таба яңа үрләр яулау»  дигән фикердә Нәфис.   

Вәгыйз Әюпов (2011-13-нче ел сәлкеше, әйдаман) «Ел иҗади шәхесе» номинациясендә катнашты. Сайлап алу турларында аның чыгышлары үзенчәлекле булулары белән аерылып торды: биредә ул  Василий Уриевскийның яраткан шигырен  «Стих про стих» әсәрен укыды, «Минем серле коралым» дип аталучы бүлектә үзенең җыр язу мизгелләреннән видеорәт күрсәтте.

Марсель Гафаров (сәлкеш, әйдаман, «Сәләт-Саба 2016» сменасы директоры) 9-нчы сыйныфта укыганда ук һөнәрен сайлап куйган, 2012-нче елда КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтына укырга кергән. «Уку йортымны кызыл дипломга тәмамлыйсым килә»,  ди Марсель.

Барыгызны да тагын бер зур җиңүегез белән котлыйбыз, егетләр!