Без кайттык сиңа, Биләр! ← кире кайтырга

Бүген, 9-нчы июль көнне, Биләр музей-тыюлыгына Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, чит илләрдән V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында катнашу максатыннан сәләтле балалар һәм яшьләр җыелды. Быел Форум үз канатына Сәләтнең 12 аланын җыйды: «Биләр каласы», «Болгар», «Раушан», «Саба», «Богелмә», «Рухият», «Батыр», «Гайрәт», «Яр Чаллы», Азнакай», «Изге Чишмә» и «Кандракүл».
Форум катнашучыларын һәм кунакларын ерактан ук сәламләп каршы алды. Быел да Биләр палаткалы шәһәрчегендә «Сәләт ФМ» радиосы сөйли, анда Болгар радиосы алып баручысы Айсылу Хаҗиева эшли. Кытайдан килгән татар кызы Сөембикә «Сәләт-Кандракүл» аланында кичергән хисләре белән уртаклашты: «Өйдә без татарча сөйләшәбез. Әти-әнием туган телебезне онытырга ярамаганын һәрдаим исебезгә төшереп тора, ә мондый форумнар булганда аны онытып булмыйдыр да. Түземсезлек белән остаханәләрне көтәм, биредә безгә татар милләте тарихы хакында сөйлиячәкбез, татар телен тирәнтен өйрәтәчәкбез дип ышандырдылар».
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортостан дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, «Рамазан» төрек милли-мәгърифәтчелек үзәге рәисе Марат Шәрипов Сәләт берләшмәсенә нигез салучыларга сәләтле балаларыбыз, яшьләребезгә биргән мөмкинлекләр өчен зур рәхмәтен белдереп узды. «Сәләт ел саен балалар һәм яшьләребезнең татар теле дәрәҗәсен яхшырту өчен тырыша. Бу чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарларга бик кулай. Кытайдан килгән милләттәшләребез белән тиз арада уртак тел таптык: без алардан өйрәнәбез, алар – бездән. Башкортостанда да безнең төп максатыбыз шул – татар телен һәм мәдәниятен саклап калу», - ди Марат Шәрипов.
«Сәләт-Кандракүл» аланы катнашучылары Форумга буш кул белән килмәгәннәр. Махсус Сәләт Форумы өчен алар газета чыгарганнар. Газетада аланның эшчәнлеге сурәтләнгән. Әлеге сан өстендә 35 сәлкеш эшләгән.
V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы эшчәнлеген башлап җибәрү өчен, барлык аланнар традициягә кергән «Сөрән Батл»да бер-берсен сәламләделәр.
Сәләт ветераннарының Беренче эшлекле форумының үз эшен башлап җибәрүе шулай ук әһәмиятле вакыйгалардан булды. «Сәләт: кичә, бүген, иртәгә» дип аталган ток-шоуда кайчандыр сәлкеш, әйдаман булып йөргән, бүген инде зур, уңышлы абый-апалар яңадан очраштылар, хатирәләрен яңарттылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Сәләт ветераннарының төрле планнарда зур уңышларга ирешүләрен күреп тагын бер кат куандык. Сәләт ветераннары – иҗтимагый, сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре, бәхетле әти-әниләр. Сәләт гаиләләре артканнан-арта бара, һәм бу бик әйбәт күренеш!
Түгәрәк өстәл барышында киләчәктә Сәләт ветераннары ассоциациясе булдыру хакында сүз кузгатылды.
Барлык Сәләт активистлары өчен Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән очрашу да уздырылды.
Ә Форумның иң кечкенә катнашучылары – Сәләт ветераннарының балалары өчен «Сәләт-Бәләкәч» балалар бакчасы эшли. Биредә «сабыйлар» балалар үзәге яшь катнашучылар өчен интерактив укулар, Алия Һадиева кызыклы укулар үткәрде. Ә кичен йокы алдыннан Әдип Әлмир әкиятләр укыды.