Әнвәр Туйкин: «Һәрберебез – тудыручы. Һәрберебез – автор!» кире кайтырга

Анвар Туйкин: «Каждый из нас – Создатель! Создатель – в каждом из нас!»

Сезнең үз бизнесыгыз бар һәм аның тагын да эффектлырак эшләвен телисезме? Моны уңайлы итеп, кыска вакыт эчендә ничек башкарырга икәне турында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен булдырылган «Govermedia.com» универсаль интернет-платформа эшләүче команда җитәкчесе, «Сәләт» ветераны, «Фәнсар» дистанцион платформасына нигез салучыларның берсе Әнвәр Туйкин сөйли.

Проектның дөньяга тууы хакында сөйләп уз әле, Әнвәр.

- Идеянең авторы дип легендар шәхес Рөстәм Җәләлетдиновны атап була. Ул уйлап тапкан проектлар сафында «ИТ-парк» та бар. Шул чорда ук идеаль җәмгыять нинди булырга тиешлеге хакында күзаллау туды: ачык, һәрвакыт үсештә, актив гражданлык позициясе белән. Безнең проект – берничә дистә кешенең 5 еллык хезмәте ул.

5 ел аз вакыт түгел инде ул. Бу арада әллә никадәр эчке һәм тышкы үзгәрешләр булырга мөмкин.

- Әйе, барысы да булды: югары да күтәрелдек, түбән дә тәгәрәдек, шатлыклы мизгелләр дә байтак иде, авыр минутлар да читләтеп узмады. Тәҗрибә – хаталар «улы», югалтулар ачысы ул. Эшеңне башкарганда син әле белмисең – нәрсә бу: яңалык тууымы, әллә инде уй-хыялларыңның челпәрәмә килүеме? Шик-шөбһәләр... Аларда – көч. Аларда – йомшаклык. Ә сайлау мөмкинлеге – синдә дә бар, миндә дә бар. Нәкъ менә без сайлаган төшенчә векторның нәтиҗәсе  булып тора: югарыга күтәреләбезме без, түбән тәгәрибезме? Түбән тәгәрәү – куркыныч нәрсә түгел ул. Янарга,  шуның белән дөньяны яктыртырга! Данко кебек! Шушы дәрәҗә түгелмени? Матер Лютер Кингның шундый көчле бер цитатасы бар: «Һәр кеше дә даһи була ала, чөнки һәрберебез хезмәт итә белә. Ә кешеләргә хезмәт итү өчен югары белем, сүзләргә басымны дөрес куя белү кирәкми. Барлык кирәк булган нәрсә – мәрхәмәтлелек тулы йөрәк һәм мәхәббәтле күңел». Көндәлек мәшәкатьләргә чумудан, гадәти кешегә әверелүдән куркам мин. Моның өчен генә 27 ел элек Чемпион калмагандыр мин. Һәрберебез – тудыручы. Һәрберебез – автор. (Көлә)

- Проектның слоганы нинди?

- Үз бизнесыңны булдыр! Гомумән, «business» сүзен яратам мин. Ул «busy» (эшлекле, эше бар) дигән инглиз сүзеннән алынган. Шуңа да безнең слоган инглиз телендә болайрак яңгырый: «Being busy is not business» – тәгәрмәчтәге тиен кебек һәрвакыт эштә, хәрәкәттә булырга, яраткан эшең белән шөгыльләнергә. «Предприниматель» дигән рус сүзен тагын да ныграк яратам. Димәк, кеше булдыклы, үз өстенә җаваплылык алырга әзер, актив гражданлык позицияле. Ә мондый кеше – сәламәт, уңайлы һәм эффектлы җәмгыять, ил, дәүләт нигезе. Шуңа да без системабызның һәр кулланучысын «юзер» дип кенә түгел, ә «Govermedia гражданы» дип атыйбыз. «Дәүләт ул – синнән башлана. Киләчәктә бүгенгедән көчлерәк булу өчен эшлә. Яки ялкауланып, кул кушырып тик утыра аласың. Сайла!» - ди безнең укытучыбыз.

Проектның үзенчәлеге нидә?

- Беренчедән, максатларның бердәм булуында. Бердәм кешенең фәлсәфәсе: уңышлы кеше һәр эштә дә уңышлы. Без кеше, гражданин, эшмәкәр кебек төшенчәләр арасында аермалыклар эзләмибез. Без аларны берләштерәбез, аралашу өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Хәзер без яңа бизнес-клуб ачып җибәрү белән шөгыльләнәбез, аның кысаларында һәр теләгән кеше бушлай уку-укыту программасында катнаша ала. Дәресләрне V  Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы вакытында, Биләрдә укытачакбыз. Катнашырга теләк белдереп гаризагызны https://govermedia.com/pages/businessclub сайтында калдыра аласыз. Икенче үзенчәлек итеп онлайн һәм офлайн режимдагы синтезны атыйк. Безнең платформа реаль тормышта килеш кулланып булучы интернет-инструмент ул. Өченчедән, эшмәкәрләрнең куркынычсызлыгы һәм процессларның   «уберизация»се. Безнең платформаны кулланып: 1) үз оешмаңны ачарга була (юридик зат); 2) банкта үз счетыңны ачарга мөмкин; 3) бу вакытка инде товарлар, хезмәтләр, җыр, фильмнар белән сату итә башларга була; 4) шулай ук безнең платформа сиңа фикердәшләреңне табарга да ярдәм итәр. Сайттагы барлык эшчәнлек катгый РФ кануннары кысаларында алып барыла. Шуңа да сатучылар да, алучылар да үзара тыныч күңел белән аралаша алалар.

Синең өчен Govermedia нәрсә ул?

- Бик күпләр дөньяны үзгәртергә телиләр. Мин дә алар сафында. Бу проектта аерым бер фәлсәфә күрәм һәм ул бик тә минем шәхси фәлсәфәмә охшаш. Шушы механизмның бер өлеше була алуыма чиксез шатмын! Көннәрдән беркөнне мин үземә «МИН БАР!» дидем, «Мин – кыю, ачык, ялгышырга курыкмаучы ир-ат» дидем. Шушы ук фикер безнең проектта да бар: ул да кыю, ачык һәм ялгышларсыз гына бармый. Эволюция сабырлык, яшәү һәм рух көче, тәрбиялелек сорый торган процесс бит ул. Кеше үзенең көчсезлеген таныгач кына көчсез була. Үзегезнең көчсезлегегезгә ышандырырга беркемгә дә юл куймагыз. Берникадәр вакыттан соң банкада ятучы борчаларның сикерми башлаулары хакындагы тәҗрибә ишеткәнегез бардыр. Сарык көтүе дә элек койма торган урыннан ары китә алмый – моның турында да хәбәрдарсыздыр. Көчсезлек  белән дә шушы ук хәл. Һәрберебез дә көчле, ул көчне дөрес юнәлешкә багышларга гына кирәк. Мин үз көчемне нидер барлыкка китерүгә тотам. Алдарак әйтеп киткәнчә, безнең һәрберебез дә барлыкка китерүче бит. Укытучыбызның тагын бер цитатасын китерәсем килә: «Хакимлек итүчеләр лаеклы һәм тугъры кешеләргә генә таянсалар, хатыннар бала табар иде, ир-атлар үз бурычларын намус белән башкарыр, гарипләр һәм ятимнәр тиешле игътибар алыр, ә балалар тәрбияле һәм акыллы булып үсәрләр иде. Дәүләтнең барлык гармониясе шушыңа барып тотыша». Моннан үземә шундый мораль алдым: үсәргә, яхшырак булырга, үрнәк күрсәтергә!

2002-нче елдан бирле инде син «Сәләт»тә. Провакацион сорау: нигә син «Сәләт»тә? (Көлә)

- «Сәләт» ул – тормыш рәвеше. «Сәләт» – минем тормышымда гел булды һәм булачак. ИТ-лаборатория кысаларында (1-SEP) төрле проектларны чынга ашырабыз. Мисалга, postfolio-selet.ruбезнең иҗади хезмәт җимеше. «Сәләт» йөрәгемдә булганда, ничек инде «Сәләт» эшчәнлегендә катнашмый кала алам? (Көлә)

Үзгәрешләр бездән һәм безгә башлана: https://govermedia.com/search/organizations