«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесенә гаризалар 15 нче мартына кадәр кабул ителә кире кайтырга

Заявки на конкурс «Сәләткә нур булган Йолдызлар» принимаются до 15 марта

«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесе старт алды. Гаризалар 2015 нче елның 15 нче мартына кадәр, «Сәләт» йортында (Казан шәһәре, Островский ур., 23 йорт, 3 офис) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292 23 30; эш вакыты: 9:00-18:00.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

-         Шигърият (20 шигырьдән артмасын);

-         Проза (30 биттән артмасын);

-         Публицистика (30 биттән артмасын);

-         Балалар әдәбияты (30 биттән артмасын);

-         Драматургия (30 биттән артмасын).

Язмалар татар, рус һәм инглиз телләрендә кабул ителә. Оештыру комитеты әлеге язмаларны төрле матбугат чараларында бастырырга хокуклы.

Катнашучылар түбәндәге билгеләмәләр буенча бәяләнә (5 баллык шкала):

-         Яңа идеяләр, үзенчәлекле булу;

-         Язманың әдәби кыйммәте;

-         Фикер тирәнлеге.

Бәйгенең катнашучылары мәктәп укучылары һәм студентлар була ала. Яшь бүленеше:

-         12-14 яшь;

-         15-18 яшь;

-         19-22 яшь.

Бәйгенең жюри составына Татарстан Республикасының язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, прозаиклар һәм журналистлар керә.

Үткәрү вакыты:

2 февраль 2015 ел – 15 март 2015 ел – сайлап алу туры, гаризалар кабул итү.

15 март 2015 ел – 15 апрель 2015 ел – бәйгенең жюри әгъзалары эшчәнлеге.

17 апрель 2015 ел – эшләрне тәкъдим итү.

24 апрель 2015 ел – бәйгенең финалы, бүләкләү тантанасы.

Бәйге Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Сәләт» Фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге, «Идел» әдәби, иҗтимагый-сәяси һәм яшьләр журналы, «Ялкын» балалар журналы һәм «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан үткәрелә.

Положение белән түбәндәге сылтама буенча танышу мөмкин: https://drive.google.com/file/d/0BzXIeVFS-1fZZ1BpNzZzZmlUR3M/view?usp=sharing