"Безнең фикер" татар телендә бәхәсләшү лигасы ← кире кайтырга

Яңа ел – яңа сезон! Хәерле көн, кадерле дуслар! Быел татар телендәге дебатлар лигасы үз эшен башлый.
Сезне нәрсә көтә?
Сезне мавыктыргыч уеннар сериясе көтә. Алар атна саен “Сәләт” йортында узачак.
Бу турнир Сезгә нәрсә бирә? Сез халык алдында чыгыш ясау буенча чагыштырып булмаслык тәҗрибә алачаксыз, белем дәрәҗәгезне арттырачаксыз, яңа танышларыгыз барлыкка киләчәк.
Турнирда катнашу өчен нәрсә кирәк? Моның өчен, әлбәттә, татар елен белергә кирәк. Уен өчен кулдаш та кирәк булачак. Аның белән Сез үз фикерегезне дәлилләячәк.
Кулдашыгыз бармы? Алайса, турнирда катнашырга әзерләвегез турында безгә хәбәр итегез. Моның өчен Сезгә теркәлергә кирәк булачак. Гаризаны астагы сылтамага басып табарга мөмкин. Сезне турнирда күрүебезгә шат булачакбыз.
Теркәлү 6 февралга кадәр дәвам итәчәк (оештыручылар теләге белән озайтылырга да мөмкин). Катнашу өчен урыннар чикле.
Ашыгыгыз! http://goo.gl/forms/boUvYIGYWs
Положение белән түбәндәге сылтама буенча танышу мөмкин: https://drive.google.com/file/d/0BzXIeVFS-1fZeENuM2puN01rTGM/view?usp=sharing