Җәйнең төп вакыйгасы якынлаша! ← кире кайтырга
.jpg)
6-11-нче июль аралыгында, Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы узачак!
Форумда дөньяның 25 иленнән 5000-нән артык катнашучы булуы көтелә! Алар арасында: 3500 кеше – Рәсәй Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы мәктәп укучылары – фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр, бәйгеләр җиңүчеләре, 1000 – Татарстан Республикасының югары уку йортлары студентлары, 250 - якын һәм ерак чит илләрдән булган ватандашларыбыз, 200 – фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре, танылган иҗади шәхесләр, 100 – ММЧ вәкилләре.
Форум сәләтле балаларны, яшьләрне барьяклап үстерү һәм укыту, татар телен саклап калу һәм баету, Татарстанның тарихи һәйкәлләрен, мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Инде традициягә кергәнчә Форум өчен чатырлы шәһәрчек төзеләчәк. 500 палатка, 27 чатырлы комплекс, 7 спорт мәйданчыгы, спорт һәм ял итү паркы – болар барысы да катнашучыларның уңайлы яшәү шартлары һәм белем алуы өчен корылачак.
Быел форум «Рухи экологиядән, табигать экологиясенә һәм киресенчә!»
2016-нчы елда Форумның уку-укыту программасы буенча 4 зур блок эшләячәк: «IT», «Шәхси эффектлылык», «Карьера һәм уңыш белән идарә итү», «Үз кулларың белән».
Шулай ук Форумның программасына иҗади чаралар һәм интеллектуаль-спорт ярышлары да кертелгән.
Бер генә чара да сезнең игътибарыгыздан читтә калмас! Форумның Медиа-үзәге кысаларында «Сәләт FM» радиосы сөйләячәк. Форум танылган радио алып баручылары тавышы астында яңгыраячак!
Форумның мөхтәрәм кунаклары исемлегендә һәрвакыттагыча Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!
Президентыбыз белән берлектә без вакыт белән бергә атлыйбыз: сезнең өчен мавыктыргыч мәйданчыклар булдырдык, кызыклы спикерлар чакырдык, күп-күп кызыклы чаралар әзерләдек! Яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз, Форумның командасына кушылыгыз, аның мохитен татып карагыз! Инде бүгеннән сайтыбызда волонтерлар җыю башкарыла. Катнашу өчен гаризаларны биредә калдырыгыз.