Арсен Савва: «Агыйдел» форумының халыкара статусын алачагына шигем юк! ← кире кайтырга

II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумының уку-укыту программасы иң кайнар ноктасына килеп җитте. Форумның катнашучылары остазлары белән берлектә проект эшчәнлегенең серләренә төшенәләр. Бүген гомумсессия барышында проект технологиясен өйрәндек. Аннары инде балалар проектның максат-бурычларын билгели алдылар, ресурсларларны барладылар, план төзеделәр.
Шулай ук бүген Татарстан Республикасының югары уку йортларыннан килгән вәкилләр катнашында һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе дә уздырылды.
Бүген ачыкладык:
Ø Заманча мәгълүмати технологияләр буенча фәнни тикшеренүләр үткәрүче һәм мәгариф өлкәсендә белгечләр әзерләүче Иннополис Университетында 3-4 студентка 1 укытучы туры килә;
Ø Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды программаларының бүләкләү фонды 20 миллионга җитә;
Ø Казанда уздырылган Бөтендөнья җәйге универсиададан соң төзелгән Идел буе спорт һәм туризм академисенең 7 спорт объекты бар. Мондый күләмдәге спорт объектлары әлегә Рәсәйнең бер генә югары уку йортында да юк;
Ø Казан (Идел буе) Федераль Университетының предмет олимпиадалары җиңүчеләре әлеге уку йортына укырга кергәндә имтиханнарсыз гына кабул ителәләр;
Ø КНИТУ-КАИ укытучылары белән берлектә, 20 минут эчендә самолет моделе ясап була;
Ø КНИТУ-КХТИда белем алучылар Рәсәй югары уку йорты дипломы белән беррәттән чит ил диплом үрнәгенә дә лаек була ала.
Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фондының инновация эшчәнлеге үсеше бүлеге җитәкчесе Арсен Владимир улы Савва:
- Без бирегә венчур фондының махсус яшьләр өчен булдырылган программалары белән таныштырырга дип килдек. Шулай ук яшь эшмәкәрләр өчен файдалы һәм кирәкле була алырлык мәгълүматлар да җитәрлек. Безнең өчен әлеге ярминкәдә катнашу яшьләр дөньясы белән танышу, эшчәнлегезне тагын да эффектлаштыру. Биредәге мохит – уникаль. Табигать шартларына карап лагерь бик уңайлы урнаштырылган. Әлеге хәрәкәт алга таба да яшәсә, проектны зур уңыш көтә. Киләсе елларда аның «халыкара» статусын алачагына шигем юк. Бу, күпмедер дәрәҗәдә, республикабыз «Артегы», биредә иң әйбәт кадрлар тәрбияләнә. «Агыйдел» форумында Рәсәй Федерациясенең югары интеллектлы потенциалы тәрбияләнә дип курыкмыйча әйтергә була!
Иннополис Университетының югары уку йортына кадәр белем бирү буенча проректор урынбасары Дмитрий Анатолий улы Краснихин:
- Катнашучыларыгыз безнең университет хакында да белүләрен телибез, безгә белем алырга килсеннәр. Мин инде шактый вакыттан бирле белем бирәм, балаларыгызның, чыннан да, белем дәрәҗәләре бик югары. Уку-укыту эшчәнлеге сорауларга җавап табуга нигезләнә. Форум катнашучылары дискуссияләрдә катнашудан да курыкмады, акыллы, уйланылган сораулар да бирде. Алга таба да үсегез! Яхшы форум! Рәхмәт!
КНИТУ-КАИның югары уку йортына кадәр белем бирү бүлегенең җитәкчесе Динар Нәбиуллин:
- Әлеге форумда икенче ел рәттән чыгыш ясыйм. Киләсе елга да киләм әле! Форум ошый, ул бик уңышлы. Балаларга исә Форумдагы барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга киңәш итәм! Әлеге атна аларның хәтерләрендә озак сакланачагына шигем юк.