«Сәмрух» Премиясе нәтиҗәләре билгеле булды кире кайтырга

Подведены итоги Премии «Сәмрух»

19-нчы февраль көнне, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә, 2015-нче ел нәтиҗәләре буенча,   сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендәге төп чара – «Сәмрух 2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы гөрләп узды.

Әлеге премия Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә беренче мәртәбә үткәрелде. Тик бүген премиянең ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык иде.

Тантана әкияти Сәмрух кошының бию композициясеннән башланып китте: ул Кешенең көченә инанып, үзенең тылсымлы каурыен аңа бүләк итә. Аның ярдәмендә Кеше яңа үрләр яуларга һәм бары алга барырга илһамлана. «Кристал» бию коллективы һәм «Сәләт» ветераны Айсылу Мирхафизхан башкаруындагы әлеге бию барлык тамашачыларны таң калдырды. Әдип Әлмир тавышы белән шигырь яңгыравы бик эффектлы күренде.

Җиңүчеләрне бүләкләү, сыннар тапшыру, рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерү Татарстан Рсепубликасының һәм Рәсәй Федерациясенең билгеле сәясәтчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, мөхтәрәм кунаклар тарафыннан башкарылды.

«Ел проекты» номинациясен бүләкләү өчен сәхнәгә беренчеләрдән булып «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова һәм Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов күтәрелде.

Аларның котлауларына «Сәләт» гаиләләренә багышланган җырлары белән берләшмәнең ветераннары Ләйсән Әсхәтова һәм Айдар Сөләйманов та кушылдылар.  

«Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин һәм «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина игълан иттеләр. «Республиканың миллионлаган яшьләре исеменнән «Сәләт»не шушы бәйрәм белән котлыйм! Премия – бер дигән үрнәк, безнең өчен дә», - дип белдерде Рөстәм Марат улы. Ә Йолдыз Миңнуллина исә, элеккеге сәлкеш буларак, истәлекләрен барлады.

«Миксстайл» бию төркеме тамашачыларга матур хореографик композициясен бүләк итте.

«Сәләт җырлый» номинациясе җиңүчесен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр департаментының директор урынбасары Марат Илшат улы Гатин котлады. «Дөньяның барлык почмакларында яшәүче милләттәшләребез һәм татар конгрессы исеменнән барыгызны да кайнар сәламлим! Бүген «Сәләт» – үзенең мохите, принциплары, җырлары булган көчле хәрәкәт. Элеккеге сәлкеш, әйдаман һәм башҗитәк буларак әлеге номинацияне бүләкләвем минем өчен зур горурлык. «Хәерле көн, «Сәләт» аланы» җыры бүгенгедәй күңелемдә яңгырап тора! Котлыйм сезне, «Сәләт»леләр!» - дип, изге теләкләрен җиткерде Данис Шакиров.

«Tatar team» КВН командасының чыгышы залны алкышларга күмде.

«Ел башҗитәге»нә кадерле сынны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Анастасия Георгий кызы Исаева һәм Татарстан Республикасы Алексеевск районы башкарма комитетының җитәкчесе Дамир Әмир улы Гыйләҗев  тапшырдылар. «Сәләт» дөньясын бераз гына белгән кеше дә аңлагандыр – сәләтле кешеләр артыннан ияреп, бирегә килергә кирәк! Сезгә эләккән кеше, чын мәгънәсендә, сәләтлегә әйләнә дә куя. Алар иҗат итәләр, илһамланалар, җәмгыять өчен бары изге эш-гамәлләр генә башкаралар. Зур рәхмәт сезгә моның өчен! Ә бүген без котлаячак номинация, «Сәләт»леләрнең бер дигән җитәкче дә икәнен күрсәтә. Әгәр дә алар зур бер лагерь торгыза алалар икән, күз алдына китерегез, зур коллектив белән эшләү берни тормаячак!» – дип канатландырды Анастасия Георгиевна. Ә Дамир Гыйләҗев безне кабаттан изге Биләр җиренә чакырып калды: «19 ел дәвамында сезнең белән башта фестиваль, хәзер инде Халыкара форум үткәрәбез. «Фәнсар» мәктәбе барлыкка килү тагын бер кат безнең үсеш дәрәҗәсен исбатлый», – ди ул.

«Сәләт» активистлары, «Шикәрные» иҗат дуэты премиянең гимнын рэп стилендә башкарып уздылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Сәләт» ветераннары советының рәисе Алмаз Хәбибуллин исә «Ел остазы» номинациясендәге мөхтәрәм укытучыларыбыз, якын дусларыбыз Фаяз Хуҗин һәм Рәдис Кәбировка рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. 

«Ел сәлкеше»н Татарстан Республикасы премьер-министрының киңәшчесе, Төбәкара инвестиция оешмалары ассоциациясе президенты Якупов Линар Гәбделнур улы һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры урынбасары Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова котлады. «Сәмрух» премиясе – чыннан да, текә әйбер икән! Минем улым да әле былтыр гына сезнең «Сәләт» гаиләсенә кушылды: Раушанда ял итте. Җәйнең калган өлешен гаиләбез белән «Кәеф ничек?», «Сәләт-Раушан – иң шәп алан» сөрәннәрен кабатлап уздырдык. Аның белән берлектә «Сәләт»нең барлык потенциалын, барлык биргән мөмкинлекләрен аңлый алдым. Үзегезгә ышаныгыз, алга барыгыз, барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» - дип теләде Линар Гәбделнур улы.

«Хәрәкәтегез, чыннан да, бик көчлегә әверелгән. Иҗат итә беләсез, уйлый, эшли беләсез, идеяләрегез, илһамыгыз ташып тора, афәрин! Без сезнең өчен бик шатбыз! Рәхмәт!» – дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.

Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Ләйлә Фазлыева  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм Президентыбызның котлау хатын җиткерде. «Бүген «Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү системасы ул. Үзенең 20 еллык тарихында «Сәләт» 80 меңнән артык сәләтле баланы, яшьләрне һәм укытучыларны берләштерде», – диелә рәхмәт хатында.

Тантана «Сәләт» ветераны Илназ Сафиуллин башкаруындагы «Сәләт 2015» форумының гимны белән тәмамланды.

Аяна Исаева, «Ел проекты» номинациясендә җиңүче «Безнең Фикер!» дебатлар лигасының җитәкчесе:

- Минемчә, безнең җиңү өчен барлык дәлилләребез дә бар иде. Беренчедән, командабыз дебатлар белән янып-көеп яши. Икенчедән, катнашучыларның, жюри әгъзаларының, остазларыбызның, дусларыбызның, туганнарыбызның ярдәме, рәхмәт сүзләре. Алар безгә ышандылар, без, үз чиратыбызда,  үзебезгә! Өченчедән, татар телендәге дебатлар проекты, чыннан да, яшьләргә кирәк.

«Ел әйдаманы» Игорь Смирнов:

-  Шатлык, эйфория һәм җиңеллек – менә минем кичергән хисләрем. Үзенең авырлыклары, сынаулары аша «Сәмрух» премиясе күңелемдә урын алды!

«Ел сәлкеше» Камилә Гыйлметдинова:

- Исемем яңгырагач, беренче уем – менә ул нәтиҗә! Зур шатлык һәм җаваплылык хисләре кичердем. Ел сәлкеше булу – зур горурлык!

«Ел башҗитәге» Венера Галимова:

-  Ел әйләнәсендә минем белән бер дигән команда эшләгәнгә күрә җиңүгә ирештем дип саныйм. Сменаны чынга ашырганда аларның миңа ышануы зур көч һәм илһам бирде. Алда – 2016-ның җәе, димәк, яңа смена, яңа максатлар һәм яңа идеяләр көтә. «Рухият 2016»ны тагын да шәбрәк итү өчен барлык көчебезне куярга әзербез!

Барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Шатлыгыбызны безнең белән уртаклашкан һәрберегезгә зур рәхмәт! Инде ничә еллар дәвамында безнең белән булуыгызга рәхмәт!

Барлык илһамландыручыларыбызга, хәрәкәтебез проектларын чынга ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт!

Барлык җиңүчеләргә һәм номинантларга рәхмәт! 2016-нчы елда да сезне яңа ачышлар көтсен!

«Сәмрух» та, «Сәләт» тә сезнең планнарыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен, илһамландырсын, яңа көчләр иңдерсен, ышанычыгызны арттырсын!