«Спорт марафоны» уеннарына нокта куелды ← кире кайтырга

Бүген, ягъни 6 нчы декабрь көнне, «Буревестник» спорт сараенда «Сәләт»нең 20 еллыгына багышланган Спорт Марафонына нокта куелды. Спорт Марафоны 6 атна дәвамында, волейбол, минифутбол һәм баскетбол турнирлары форматында барды. Биредә һәр якшәмбе «Сәләт» яшьләре, активистлары һәм ветераннары үзара көч сынашты, күңелле ял итте.
Бүгенге чара әлеге өч уен төренең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Аларны «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов котлады. «Сез шундый яшь, шундый көчле һәм шундый шаян! Сезнең белән күңел картаймый, алга омтыла. Мин сезне яратам! Тора-бара әлеге 3 сүз минем төп әйтемемә әйләнер ахры. Тик бу чыннан да шулай. Сез мине илһамландырасыз, шуңа яратам да», - дип шаяртты Җәүдәт абый.
Иң элек волейбол турниры җиңүчеләре билгеләнде. Менә алар: 3 урынны «Сәләт» яшьләре» һәм «Сәләт» ветераннары» командалары бүлеште. 2 нче баскычта - «Бибинур», 1дә исә «Тишек чабата» командасы иде.
Минифутбол турниры әлеге уеннар арасында иң масштаблысы иде. Ул бер генә атнаның якшәмбесенә сыймыйча, ике атна рәттән барды. Биредә командалар болайрак урнашты: 3 нче урынга «Сәләт-Бөгелмә» җыелма командасы лаек дип табылды. 2 урынны «ТТЛ егетләре» яулады. 1 нчелекне исә «Сәләт-Санак» җыелма командасы үз кулыннан җибәрмәде.
Баскетболда барлыгы 12 команда көч сынашты. Аның унысы ир-егетләр булса, бары икесе генә хатын-кызларныкы иде. Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә булды: 3 нче урынга «Төзүче» командасы лаек дип табылды. 2 урында «Dream team» командасы булса, беренчелекне «Мәхәббәт күбәләкләре» яулады.
Бүгенге кичәдә җиңүгә ирешкән командалар кайнар котланылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тик чара әле моның белән генә бетмичә, бампербол уены белән дәвам итте. Әлеге күңелле һәм шаян уен (кабартылган зур шарлар эчендә футбол уйнау) уенчылар күңеленә дә, тамашачыларныкына да хуш килде.
«Сәләт»нең 20 еллыгына багышланган беренче чара бик уңышлы узды, Спорт Марафоны да әйбәт тәмамланды. Иртәгә, ягъни 7 нче декабрь көнне «Сәләт»леләрне икенче чара - Интеллектуаль турнир көтә. Керү ирекле. Рәхим итегез!