Безнең белән «Татарстан командасы»нда бул! ← кире кайтырга
«Президент белән бергә» хәрәкәтенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясар һәм яңа «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасын тәкъдим итәр өчен Сәләт йортында пресс-конференция узды. Республикабызның үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге хакында журналистларга «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова, Татарстан Республикасының «Гражданское общество» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев сөйләде.
«Президент белән бергә» хәрәкәте иҗтимагый оешмалар тарафыннан чынга ашырыла. Алар арасында сәләтле балалар һәм яшьләр берләшмәсе Сәләт, ТРның Студентлар лигасы, ТРның иҗади яшьләре академиясе, студентларның хезмәт төркемнәре, һ.б. «Хәрәкәтнең исеме ялгыш сайланмаган: миңа калса, безгә уртак эшебез һәм әйдәп баручыбыз тирәсендә берләшергә кирәк. Билгеле, Республикабызның лидеры – Рөстәм Нургали улы Миңнеханов», – дип искәртеп узды Тимур Сөләйманов.
Хәрәкәт тарафыннан күпсанлы инициативалар чынга ашырылган һәм әле һаман да яңалыклар булып тора. Халыкара уку-укыту Сәләт форумы да шушы исемлеккә керә: чөнки былтыр форум барышында идеяләрен тәкъдим иткән яшьләргә аны чынга ашырырга мөмкинлекләр тудырылды. Шулай ук Форум кысаларында Президентыбызга Чирмешән елгасының тирәсен саклау буенча архитектуралы воркшоп планы да күрсәтелде. Сәләт йортында урнашкан ел дәвамында эшләп килүче Яшьләр инициативасы үзәге дә әлеге хәрәкәт ярдәмендә үсә.
«Команда Татарстана» дип аталучы яңа иҗтимагый инициатива, Республикабызның һәр яшәүчесен актив гражданлык позициясен күрсәтә алсын өчен уздырыла.
«Татарстан – алдынгы төбәк. Бирегә укырга һәм тәҗрибә тупларга киләләр. Миңа калса, без бу уңышка күңел биреп эшләгәнгә, командабызның көчен һәрдаим тоеп торганга ирештек. Безнең акцияләребездә катнашкан һәр кеше үзен изге гамәл кыларга ярдәм иткән дип саный ала. Ә бу тагын «Татарстан командасы»на файда китерә», – дип белдерде Яна Алексеевна.
Моны эшләү, чыннан да, мөмкин! V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының төп максатларының берсе булып Татарстанның һәм, гомумән, илебезнең экологик торышын яхшырту тора. Үз идеяләрегезне безнең белән чынга ашырыгыз!
«Татарстан командасы»ның чаралар исемлегендә «Татарстан, мин сине яратам!» инстаграм-эстафетасы, «Я и моя семья в Команде Татарстана» бәйгесе, «Безнең Татарстан» Республикакүләм фотографияләр бәйгесе дә бар. Инстаграм-эстафетада катнашу өчен теләсә кайсы телдә Республиканы яратуыгызны аңлатып, #командататарстана хэштегы астында зур булмаган видеоролик кертергә кирәк.
Санап үтелгән чаралардан тыш сезнең теләсә кайсы идеягезне дә чынга ашырырга мөмкинлек бар. Тәкъдимнәр mail@vmestetatar.ru. электрон адресы буенча кабул ителә. Бу тәкъдимнәр шулай ук «Татарстанның изге эшләре китабында» чагылыш табачак. Тарихта үз эзегезне калдырырга ашыгыгыз!
«Күз алдына китерегез, бу инициатива туган ягыбызга булган мәхәббәтебезне белдерергә ярдәм итә, горурлык хисе тудыра, җиңүгә омтылыш бирә. «Татарстан командасы«нда булыгыз!» – дип белдерде Игорь Измаилович.