«Сәләт» һәм Татар КВН Лигасында катнаш! ← кире кайтырга

«Сәләт» КВН Лигасы – сәләтле яшьләрнең юмор мәктәбе ул. Лига 2013-нче елда оешты, татар телендә уздырыла.
Ел саен Клубта уеннар үткәрелә. Традиция буенча алар сентябрьдә, фестиваль уеныннан башланып, апрельдә финал уены белән тәмамланалар. Иң яхшы дип саналган уеннар «ТНВ» телеканалында күрсәтелә.
Катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да бар. Лига актив иҗади шәхес тәрбияләү һәм татар телен үстерү максатыннан уздырыла.
Лига барышында уеннарда «СНГ», «Отцы», «Татар Team», «Кәеф Нифтэк», «Венеция» кебек командалар катнашты.
«Сәләт» һәм Татар КВН Лигаларында катнашырга теләк белдерүче гариза кабул ителә.
Лиганың оештыручысы Элина Гайнетдинова:
- Һәр уен – үзе зур вакыйга ул. Иң көтеп алганы, әлбәттә – финал. Бу сезонда җиңүче исемен мөмкин кадәр беләсе килде! Барыннан да бигрәк минем күңелемә «Шырпы» командасы кызлары һәм яшь «Кәеф нифтяк»леләр үтеп керде. Сезон барышында Лигада Татарстанның төрле районнарыннан 10-нан артык команда катнашты. Яңа гына КВН дөньясы белән кызыксынучылар өчен семинарлар да үткәрә башладык. Юмор турында, мәзәкләр уйлап табу хакында сөйләдек, уенның барлык нечкәлекләрен аңлаттык. Семинарларны «Сәләт» ветераннары Әнвәр Оразов белән Рөстәм Гареев алып барды.
Яңа сезонда исә үзләрен безнең Лигада сынап карарга теләгән яңа командалар булачак.
Минем өчен КВН, беренче чиратта, командалар һәм партнерлар белән эшләү. Безнең мәйданчык – КВН дөньясына аяк басучылар өчен бер дигән урын.
Командаларга бары уңышлар гына теләп калам! Алга барыгыз, юлыгыздан тайпылмагыз! Ә кемнең әле командасы юк, тизрәк туплагыз, җыелыгыз да безгә кушылыгыз! Һәм без сезне дөрес итеп шаярырга өйрәтербез!
Лига турында тулырак без «Сәләт» җәйге сменалардында да сөйләячәкбез.