«Сәләт ВикиМәктәбе» язгы сессиясенә гаризалар кабул ителә башлады кире кайтырга

Начался приём заявок на весеннюю сессию «ВикиШколы Сәләт»
Үзең язган мәкаләне көн саен 1 000 кеше укуын телисеңме? Һәм сине татар телендәге иң күләмле энциклопедиянең авторы булу кызыксындырамы?

«Сәләт ВикиМәктәбе» ЯЗГЫ СЕССИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ БАШЛЫЙБЫЗ!

Сессиянең үзенчәлекләре:
- проектта Интернетка чыгу мөмкинлеге булган теләсә кайда яшәүче татар телле яшь кеше катнаша ала;
- Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышланган махсус викисәфәрдә катнашу;
- 3 дәрес барлык укучылар өчен онлайн рәвештә узачак, 3 практик дәрес – Сәләт Йортында;
- язгы сессияне тәмамлаган яшьләргә курсны узу хакында таныклык бирелә. 

Гаризаларны кабул итү өчен соңгы көн – 18-нче апрель.

Гариза тутыру өчен сайтның өске өлешендә урнашкан «Сәләт ВикиМәктәбе» дигән кнопкага басарга кирәк.