II Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы: 1-нче көн кире кайтырга

Начал свою работу II Межрегиональный форум «Болгар-Туган Тел»

Бүген, ягъни 23-нче июнь көнне, изге борынгы шәһәребез Болгар музей-тыюлыгында, II Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы башланып китте. Исегезгә төшерәбез, инде икенче тапкыр уздырылучы әлеге уку-укыту форумы 23-29-нчы июнь көннәрендә, катнашучыларга татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын саклардай мохит булдыру, татар мәдәнияте, теле үзенчәлекләрен ачу, шулай ук төрле өлкәләрдә тел куллану практикасын җиткерү максатыннан үткәрелә.

Форумда барлыгы 600-дән артык сәләтле бала катнаша. Аланның географиясе дә елдан-ел киңәя генә бара. Биредә Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, ә Рәсәйнең татарлар күпләп яшәүче 10-нан артык төбәгеннән катнашучылар җыелган.

Беренче көн тулысынча теркәлү һәм палаткаларга урнашуга багышланган иде. Быел, узган елдан аермалы буларак, палаткалар яңартылган, алар кечкенә генә өйләрне хәтерләтәләр. Әйтергә кирәк, шәһәрчектә яшәү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.

Тагын бер яңалык – быел форум территориясендә «Болгар радиосы» радиорубкасы эшли башлады. Алып баручылары шулай ук «Болгар радиосы»ннан – Айсылу Хаҗиева һәм Илфар Кәримов. Нәкъ тә менә алар һәр иртә саен сәлкешләрне уятачаклар, иртәнге зарядка ясатачаклар, ашханәгә, кичке чарага, дәресләргә озатып калачаклар.

Беренче кичке чара, гадәттәгечә, әйдаманнар тарафыннан уздырылды.  Алар яраткан сәлкешләренә күңелле концерт куйдылар.

Инде иртәгәдән уку-укыту программасы эшли башлаячак. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, мавыктыргыч мастер-класслар,  файдалы лекцияләр каралган. Без исә, үз чиратыбызда, һәрбарчагызга уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!