Иң оста һәм талантлы яшь язучылар «Сәләт» оешмасында! кире кайтырга

Лучшие молодые татарские писатели – в сообществе «Сәләт»!

Дуслар, шатлыклы хәбәр: «Сәләт-Болгар 2015» аланының директоры Алмаз Мансуров XV Республикакүләм «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә гран-прига лаек булды! 

Алмаз! Илһам чишмәң беркайчан да саекмасын, каләмең матур, тәмле сүзләргә бай булсын! Халкыбызга, милләтебезгә, сәлкешләргә үрнәк булып яшә!

Белешмә: «Иделем акчарлагы» проектына быел 100-дән артык яшь иҗатчыдан гаризалар кабул ителгән. Шуларның 43-е конкурсның III турына уза алган. Казан каласында 13-16-нчы ноябрь көннәрендә татарның яшь каләм тирбәтүче конкурсантларның язмышлары билгеле булды.

Жюри әгъзалары, яшьләр эшләрен поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты, детектив номинацияләре буенча тикшергән. Лауреатлар исә 15-нче ноябрь көнне билгеле булды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча бер номинация буенча да гран-при бирелмәгән булган. Быел исә андый иҗатчы табылды ул – безнең сәләтле егетебез Алмаз. Кабат котлыйбыз!

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең гран-прие безнең сәләтле егет кулында! Алмазның иҗаты белән бу сылтама аша кереп танышырга мөмкин https://vk.com/almaz_mansur