Марат Бариев катнашында «БЕЗНЕҢ ФИКЕР» кире кайтырга

«БЕЗНЕҢ ФИКЕР» с Маратом Бариевым

27-нче ноябрь көнне, 17:00, «Сәләт» йортында татар телендәге «Безнең фикер!» дебатлар лигасының күнекмәләре узачак. 

Әлеге күнекмәдә РФның Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев катнашачак.
Күнекмәләрдә син: 

- үз фикерләреңне башкаларга аңлатырга;
- үзеңнең хаклыгыңда башкаларны инандырырга;
- сөйләмеңне дөрес төзергә;
- проблемаларга төрле яклардан карарга;
- зур аудитория каршында чыгыш ясарга
өйрәнәчәксең. 

Шулай ук шәхси китапханәңне хөрмәтле кунагыбыз яратып укый торган китаплар белән дә тулыландыра аласың. Исегезгә төшерәбез, үткән күнекмәдәге кунагыбыз Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Дик Сваабның «Мы – это наш мозг. От матки до Альцгеймера» китабын укырга тәкъдим иткән иде. Китап – белем чишмәсе диләр, онытмагыз, дуслар!