LEADERS BILER FORUM башланды ← кире кайтырга

Инде бишенче тапкыр сәләтлеләр Изге Биләр җиренә җыелды. 26-нчы июль көнне монда уку-укыту форумнарының бишенче сменасы – LEADERS BILER FORUM башланды.
Көндез балалар теркәлү үтте, әйдаманнар белән танышты, ә кич белән безгә махсус кунак – «Yummy Music» лейблы җырчылары концерт үткәрде.
Кичке чара сәламләүдән башланды, аланнар бер-берсенә әзерләгән сөрәннәрен кычкырды. Аннан соң Сәләт командасы белән танышу булды.
- Биләргә кайтуыбызны дәвам итәбез һәм бишенче тапкыр Сәләт форумын ачып җибәрәбез! Монда без Татарстанның иң сәләтле яшьләрен генә җыябыз. Без сезнең өчен бик көчле һәм кызыклы программа әзерләдек. Бу 5 көн эчендә сәләтләрегезне күрсәтегез, барлык остаханәләрдә актив катнашыгыз. Сәләт – ул мөмкинлекләр мохите. Бу форум бик үзәнчелекле, чөнки без аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергәләп оештырабыз. Без сезне Изге Биләр җирендә күрүебезгә бик шатбыз! LEADERS BILER FORUM-ны башлыйбыз! – дип сөйләде «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
- Мин форумда әйдаман булып беренче тапкыр катнашам. Изге Биләр җире һәрвакыт үзенә тарта. Монда кайтасы килә! Беренче көнебез бик кызык үтте, балалар белән таныштык, аларга Сәләт дөньясына сәяхәт уздырдык. Алда да бик мавыктыргыч булачак дип ышанып калам! – дип белдерде «Алмас хан» аланы әйдаманы Илфат Габделбәров.
- Форумда мин беренче тапкыр. Бүгенге көн миңа бик ошады. Без әйдаманнар белән таныштык, төрле уеннар уйнадык, үземә яңа дуслар да таптым. Беренче генә көн булса да, мин Сәләтнең атмосферасын тоярга өлгердем. Шунысы кызык: монда һәркем елмая! Ә елмаймыйча булмый, чөнки Сәләттә, чыннан да, бик рәхәт! – дип сөйләде безгә «Атилла» аланы сәлкеше Айсылу Габдрахманова.