Һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе ← кире кайтырга

6-нчы август көнне, II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы кысаларында Татарстан Республикасының югары уку йортлары катнашында һөнәри юнәлеш бирү ярминкәсе узачак.
КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, ПГАФКСиТ һәм Иннополис Университетлары вәкилләре үзләренең уку йортлары белән таныштырачаклар; Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды үз эшчәнлеге хакында сөйлиячәк; КАИ делегациясе самолетлар төзү буенча остаханә үткәрәчәк.
Әлеге чара ярдәмендә Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алачаклар.