Безнең заман шагыйрен сайлыйк ← кире кайтырга

17 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрның Кече сәхнәсендә «Калеб. Яңа дулкын» шигъри бәйгесе узачак. Проект яңа танылып килгән яшь шагыйрьләрне барлау, берләштерү һәм иҗатларын халыкка таныту максатыннан оештырыла.
Яшь шагыйрьләрнең биредә катнашуы очраклы түгел – алар төрле бәйгеләрдә катнашып инде шактый танылу алган яшьләр. «Калеб. Яңа дулкын»ның беренче этабы тавыш бирү форматында үтәчәк. Кичә дәвамында 6 остаз 17 катнашучы арасыннан иң осталарын сайлап алачак. Алар арасында Сәләт активистлары, «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе җиңүчеләре – Алсу Сәләхова, Римма Фәррахова, Алинә Галиева, Алия Әбрарова, Ландыш Салихова, Гөлүсә Шиһапова; җыр һәм шигърият «БикаФест» фестивале, Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре – Гүзәл Закирова, Азат Миргаязов, Эльнар Байназаров та бар.
Жюри составына олырак буын шагыйрьләре генә кермәгән. Чакырылган режиссер – сәхнә осталыгына, рәссам – образлар белән эшләүгә, композитор – шигырь ритмын һәм музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк. Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәләхова, Илнар Нәҗмиев кебек танылган шәхесләр дә яшь буынга үрнәк буларак үз әсәрләрен яңгыратачак.
Шигърият дөньясын үз итсәң, рәхим ит, ошаган катнашучыңа тавыш бир! Безнең заман шагыйрен сайла!