Яңа ел әкияте ← кире кайтырга

Дуслар! Бик тиздән чын әкият дөньясына чума алачаксыз! «Сәләт» бал-маскарады сезнең өчен чын мәгънәсендә әкияти һәм күңелле Яңа ел тамашасы әзерли!
Кайбер күңелле серләрне дә ача башларга вакыт җиткәндер. Мисалга, быел әдәбият елы уңаеннан бал да әдәби әсәрләр белән бәйле булачак. Төгәл ничек икәнен, балга килгәч белерсез!
24 гүзәл пар, төрле биюләр, әкияти стильдәге костюмнар, эчтәлекле биюләр, җылы атмосфера... Болар барысы да «Сәләт» бал-маскарадында көтелә! Бию төрләре дә бихисап: вальс, полька, джига, экосез, һ.б.
25-нче декабрь көнне, 17:30, «Сәләт» йортына рәхим итегез, күңелле булачак!

