Жюри әгъзәлары «Ел өлкән әйдаманы»н сайлап алачаклар кире кайтырга

Приходи и поддержи своего старшего вожатого!

Бүген 18:00 Сәләт йортында жюри әгъзәлары «Сәмрух 2017» ел премиясе кысаларында ел өлкән әйдаманын сайлап алачаклар. 


Бу исем өчен көрәшәләр:


- Назаров Тимур ( 3 тапкыр сәлкеш, 1 тапкыр әйдаман, 8 тапкыр өлкән әйдаман, 2 тапкыр техник директор)

- Хәсәнов Фәнил ( 3 тапкыр сәлкеш, 8 тапкыр әйдаман, 1 тапкыр өлкән әйдаман)

- Һадиева Камилә ( 12 тапкыр сәлкеш, 4 тапкыр әйдаман, 1 тапкыр өлкән әйдаман)

- Алия Әхмәтова ( 1 тапкыр сәлкеш, 5 тапкыр әйдаман, 1 тапкыр өлкән әйдаман)

Катнашучыларга бәялиләр:

1.«Сәләт ветераннары клубы» рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты социаль үсеш идарә җитәкчесенең урынбасары – Алмаз абый Хәбибуллин. 

2. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлек мөдире – Лилия Рафаэль кызы Зәйнуллина. 

3. Сәләтнең күп кенә проектларына үз өлешен керткән, Сәләт ветераннары форумы җитәкчесе, «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры – Лениза апа Ризванова. 

4. «Татарстан Республикасының Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты – Элькин Искәндәров. 

5. Әйдаман, өлкән әйдаман Сәләт ветераны, «Фәнсар» һәм «Әйдаманнар мәктәбе»нең психологы, психолог, психология фәннәре кандидаты – Люция апа Закирҗанова. 

6. Сәләт активисты, КФУның икътисад факультеты доценты – Ләйсән апа Арсентьева. 

7. Сәләт активисты, композитор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең композиция кафедрасы укытучысы – Эльмир абый Низамов. 

8. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләтнең 9-нчы президенты –Айгөл апа Габдрахманова.

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.