Изге Рамазан ае башлану белән барчагызны да ихластан котлыйбыз! кире кайтырга

Поздравляем с наступлением Священного месяца Рамадан!

Изге Рамазан ае башлану белән барчагызны да ихластан котлыйбыз!

Без рамазан дәвамында уразалар тотып, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылабыз. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ. Раббыбыз, догаларыбызны кабуллардан кылса иде!

Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле  булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!