Барлык җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз! ← кире кайтырга
15-нче май, җомга көнне «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) татар телендә уздырылучы «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финал уены узды.
«Безнең фикер!» дебатлар лигасы инде февральдән бирле эшчәнлеген дәвам итеп килә. Әлеге лиганың үзенчәлеге шунда: ул – татар телендә бердәнбер бәхәс кору мәйданчыгы.
Турнирның төп максаты буларак яшьләрне активлаштыру, аларга гражданлык тәрбиясе бирү тора. Катнашучыларны аналитик фикерләргә, тәнкыйтьли белергә өйрәтү, публика алдында чыгыш ясау серләрен төшендерү, татар телен һәм мәдәният популярлаштыру бурычларын үз эченә ала.
Финалда катнашу бәхетенә барлыгы 32 командадан нибары 4-се иреште: «Хакыйкать», «Ике Таңсылу», «Татар малайлары» һәм «Сәләт-Болгар». Төп уенның темасы итеп «Бу палата татар телен өйрәнүне мәктәпләрдә ирекле итәр» дигән гыйбарә сайланылган иде.
Җиңүчеләр исә түбәндәгечә буды:
- 3-нче урын – «Хакыйкать»;
- 2-нче урын – «Татар малайлары»;
- 3-нче урын – «Ике Таңсылу».
Шулай ук спикерлар (лиганың иң көчле 2 уенчысы) ярышы да уздырылды. Анда Зәйнәп Шаһвәлиева белән Гөлназ Шәйхетдинова үзара көч сынашты. Җиңүче итеп Зәйнәп танылды.
Без, үз чиратыбызда, барлык җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз! Катнашучыларга, оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!