Хыял – «Сәләт» музее ачып җибәрү кире кайтырга

Внеси свой вклад в открытие музея «Сәләт»!

«Сәләт» берләшмәсе инде менә 22-нче ел үзенең актив эшчәнлеген алып бара. Бу вакыт эчендә никадәр үзгәрешләр булып узган: яңа аланнар барлыкка килде, 3 көнлек «Биләр» фестиваленнән 1 атналык зур уку-укыту Форумы оешты, яңадан-яңа кызыклы проектлар... Болар барысы да бүгенге көндә дә дәвам итә.
Еллар узган саен, барлык мизгелләрне саклап калу теләгеннән, без яңа проект башлап җибәрәбез. Аны тормышка ашыру өчен сезнең ярдәмегез кирәк, дуслар!

Без «Сәләт» аланнарында төрле елларда ял иткән, әйдаман һәм җитәкче булган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез! Элеккеге елларда үткәрелгән сменаларның атрибутикасы, сезнең үзенчәлекле футболкаларыгыз, алланарны аерып торучы билгеләр – болар барысы да безгә бик кирәк. Кемдә дә булса югарыда әйтелгән, яисә «Сәләт» тарихы белән бәйле булган башка әйберләр булса, әгәр дә сез аларны «Сәләт»нең башка экспонатлары арасында күрәсегез килсә – без сезне көтәбез!
Дүшәмбедән җомгага кадәр, 09:00-18:00 вакыт аралыгында, Казан шәһәре, Островский урамы 23-нче йортның 3-нче бүлмәсендә сезне күрергә һәрвакыт шатбыз! «Сәләт» тарихын бергә туплыйк һәм саклыйк!