«Мин – ЕСО» иҗади уку-укыту бәйгесе ← кире кайтырга

Әйләнә-тирә дөньябызны чистарак һәм матуррак итү бик уңайлы! Моның өчен нибары теләк һәм мотивация генә кирәк. Нәкъ менә шуны күздә тотып, «Сәләт» берләшмәсе Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә «Мин – ЕСО» исемле бәйге игълан итә. Иң яхшы дип табылган хезмәтләрнең авторлары кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Гариза бирү кампаниясе иртәгә, 8-нче июнь көнне, безнең сайтта ачылачак.
Бәйгенең катнашучысы булыр өчен эко-герой уйлап табарга кирәк. Ул үзен үрнәк итеп куеп, батырлыклары белән калганнарны табигатьне сакларга өндәргә тиеш.
Эко-батырлыклар итеп түбәндәге чараларны атарга була:
- акцияләр;
- мотивацияләүче тарих;
- социаль реклама.
Барлык идеяләрегезне видеоролик, фотография/постерлар яисә мәкаләләрдә тормышка ашырырга кирәк.
Бәйге белән тулырак без сезне иртәгә таныштырырбыз. Уңышлар һәм бетмәс илһам телибез, дуслар!