«Мирах» интеллектуаль лигасы ← кире кайтырга

«Сәләт» йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының кубок уеннары узды. 23 команда, 138 мәктәп укучысы һәм студентлар интеллектуаль уенда көч сынаштылар.
Проектның җитәкчесе сүзләренә караганда, уен югары дәрәҗәдә үткән. «Мирах» оешканнан бирле уйнаучыларны кабат күрү үзе бер шатлык тудырды», – ди Гүзәл Гайнанова. Тагын бер кызыклы факт: мәктәп укучыларының нәтиҗәләре студентларныкына караганда күпкә яхшырак. Брейн-рингка «Штанга-вахтанга» һәм «Север помнит» командалары чыкты. Башта көчләр тигез барса да, ахыр чиктә 6:5 исәбе белән студентлар җиңүгә иреште. Котлыйбыз!
Февральдә башланачак яңа сезонда командалар саны тагын да артыр дигән өметтә калабыз! Рәхим итегез!