FundSelet 2020 платформасына старт бирелде! ← кире кайтырга

Стартовала платформа FundSelet 2020

Безнең хыяллар, уй-теләкләр һәрвакыт чынга аша! Шулай булмый ни, барыбызны да – Сәләт гаиләсе, мохите берләштерә бит. Күмәк көч тау күчерә диләрме әле?!
⠀
Cәмрух кошы алып килгән җиңүләргә дә сезнең ярдәмнән башка ирешеп булмас иде. Быел да без кабат бердәмлегебезгә ышанып калабыз: FundSelet платформасына старт бирелде. Гадәттәгечә, анда һәркем үз өлешен кертә ала. Шулай итеп, VI «Сәмрух» республика Ел премиясенең бүләкләү фондын туплаячакбыз һәм җыелган сумманы җиңүчеләребезгә тапшырабыз. 
⠀
Яшь талантларның хыялларына канат куярга сез әзерме?!
⠀
http://fund.selet.biz/ сайтына рәхим итегез!

Видеога сылтама: FundSelet 2020