«Безнең фикер!» дебатлар лигасының чирекфинал уеннары бара ← кире кайтырга

2 нче апрель көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) татар телендә үткәрелүче «Безнең фикер!» дебатлар лигасының чираттагы турниры узды. Исегезгә төшерәбез, әлегә Лиганың 2 нче раунды (чирекфинал уеннары) бара.
Бүгенге уенда 3 команда үзара көч сынашты: «Аристотель уйлары», «Тиеннәр» һәм «Хокукчылар». Оештыручылар тарафыннан бәхәсләшү өчен «Бу палата эвтаназияне легализацияләргә карар кылды» дигән четерекле тема сайланылган иде.
Беренче булып сүз «Тиеннәр» командасына бирелде. «Һәр өлкәдә тәртип булырга тиеш. Сәламәтлек системасында аеруча да. Кеше гомере турында сүз барганда беркем дә хәлиткеч нәтиҗә ясый алмый! Ул ахыргача үлем белән көрәшергә тиеш», - дип аңлаттылар алар.
«Аристотель уйлары» командасы да алар белән килешмичә булдыра алмады. “Сез авырып ятучы кешенең туганнарын да уйлагыз: алар өстенә күпме кайгы өеләчәк бит”, - дип фикерләрен дәлилләделәр.
Тик «Хокукчылар» командасы гына алар белән килешмәде. “Үлем хәлендәге кешенең хәлен беркем тулысынча аңлый алмый, аңларга язмасын да. Аны моның хәтле авыртуларга дучар иткәнче, кыенлыклар кичерткәнче, үлү бәлки әйбәтрәктер дә”, - дип белдерде алар.
Уен тәмамланган соң оештыручылар йомгак ясадылар: ялгышларны билгеләделәр, уңышларны барладылар. Мондый турнирлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Катнашучы командалар өчен махсус расписание төзелгән. Татар телен сөючеләр һәм дебатлар яратучылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык – рәхим итегез!