Денис Вәлиев – “Сәләт-Лекторий”ның беренче кунагы кире кайтырга

Денис Валеев – первый гость «Лектория «Сэлэт»

2014 нче елның 4 нче октябрендә “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) өр-яңа “Сәләт-Лекторий” дип аталучы проект старт алды. Әлеге проект төрле өлкәләрдә үз эшенең остасы булып саналган шәхесләр белән очрашуга корылган.

Беренче ток-шоуны карарга 20дән артык кеше килгән иде. Алып баручы – Ислам Вәлиев аудиториягә беренче кунакны тәкъдим итте. Ул – Денис Вәлиев – дөньякүләм танылган артистларның концертларын Казанда оештыручы, “Билетти” компаниясенең генераль директоры.

Кунак үзенең “Сәләт” йортын бик ошатуын яшермәде: “Сез бу бинаны чын мәгънәсендә эффектлы итеп кулланырга тиеш!”, - диде ул. “Сәләт” белән мин күптәннән таныш. Әлеге оешма минем күңелемә татар теле сакчысы буларак кереп калган. Биредә чыннан да кирәкле һәм позитив эшләр эшләнә”.

Очрашу дәвамында Стинг, Элтон Джон, “30 seconds to Mars” концертларын оештыручы Денис Вәлиев, үз эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде: “Иҗаты күңелемә ошамаган җырчының концертына мин бөтенләй алынмыйм. Шәхсән үзем үлеп Стингны яратам. Тик Казанда концерты барышында, тиз арада икенче шәһәргә китәсе булуы сәбәпле, аппаратура төяргә мәтбүр булдык. Стингның чыгышын бөтенләй карый алмадым диярлек. Шуңа да икенче көнне машинага утырдык та Самарага юнәлдек. Концерттан соң без сәхнә артына үттек, һәрвакыт тыныч һәм сабыр Стинг безне бик җылы каршы алды. Димәк, хезмәтебезне бәяли белгән. Моны тою бик рәхәт!”

Ислам Вәлиев та кунакны сорауларга күмде.

И.В: Артистларның Казан турында туган фикерләре, мөнәсәбәте нинди?

Д.В: Артистның статусы югарырак булган саен, вакыты азрак. Кайберәүләре хәтта кунакханә һәм концерт мәйданчыгыннан башка җирне күреп тә өлгерә алмыйлар. Мисал өчен, Элтон Джонга Казан бик ошады, халык та аны Мәскәүдәгегә караганда да җылырак каршы алды.

Денис Вәлиев белән әңгәмә сәгатьтән артык барды. Ахырда ул үзенең теләкләрен юллады: “Беркайчан да максатыгыздан тайпылмагыз. Шоу-бизнеста да, иҗатта да яңалыкка һәрчак урын бар. Димәк, үз өстегездә эшләгез, алга барыгыз”.

Саубуллашканда кунакка традицион бүләкләр тапшырылды, Вәгыйз Әюпов һәм Салават Вәлиев тарафыннан музыкаль сюрприз тыңланылды.

“Сәләт-Лекторий”ның киләсе очрашуларында шулай ук төрле кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр көтелә. Социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз!