«Сәмрух» премиясе катнашучысы көндәлеге кире кайтырга

Дневник участника премии «Сәмрух»

Мин – Ләйсән Миңнуллина – «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасының җитәкчесе. «Сәмрух» ел премиясенең «Ел паблигы» номинациясендә проектыбызны тәкъдим иттем. Әлеге вакыйгага зур һәм дус командабыз белән бик җентекләп әзерләндек, портфолионың барлык детальләрен уйладык. Паблик турында кызыклы итеп ничек сөйләп була? Бу хакта бик озак фикерләштек. Мин һәм медиа-төркемебез җитәкчесе Алинә Сысоева белән киңәшләшкәннән соң, паблигыбызны телевизион яңалыклар тапшыруы форматында тәкъдим итәргә кирәк дигән карарга килдек. Паблик, беренче чиратта, яңалыклар лентасы бит ул. Чыгышны әзерләү өчен күп тапкыр Сәләт йортында җыелдык,  остазларыбыз, укытучыларыбыз фикеренә дә колак салдык. Иртәгә чыгыш ясыйсы дигән көнне кичке унга кадәр соңгы детальләр өстендә эшләдек, аның һәр секундын уйладык. Дулкынлану хисләре артканнан-арта барды.

Кичәнең алып баручысы чараның башлануы турында хәбәр итте. Жюри әгъзалары алдында беренче булып Сәләт клубы вәкилләре чыгыш ясады. Оештыручылар тарафыннан чыгыш ясаучылар тәртибе бик гадел билгеләнелгән иде. «Безнең фикер» ахырдан икенче булып чыгыш ясарга тиеш. Алинә белән чыгыш ясауны анда да туктатмадык, кызыклы чыгышларга гына бүленеп торабыз да, кабат дәвам итәбез.

Шул арада җанатарларыбыз да килеп җитте, ура! Алинә белән жюри әгъзаларының һәр соравын бирелеп тыңлыйбыз, эчтән генә аларга җаваплар эзлибез. Отышлы якларыбызны билгеләп, җиңүгә барлык мөмкинлекләр дә барын аңлап сөенәбез.

Чиратыбыз җитте. Баштан ук үзебез хакында 2016-нчы елның иң шәп паблигы буларак белдердек. Кызыклы чыгышыбыз жюри әгъзаларын елмаерга мәҗбүр итте, моны күреп ышанычыбыз артты. Алинә – яңалыклар чыгарылышының алып баручысы, ә мин – «Сәгать яңалыклары» рубрикасының махсус корреспонденты. Башта видеосюжет күрсәтәбез, аннары мин «Һава торышы» тапшыруы форматында пабликның статистикасы белән таныштырам. Барлык рубрикалар турында ТНВдагы «7 дней» тапшыруындагы кебек сөйләдек. Чыгышыбыз тәмамланырга озак калмый. Без Алинә белән чын дикторларча йомгак ясыйбыз.

Соңгы сүзләр..тавышым кылтырый башлый.. Алинә дә дулкынлана. Алып баручы Игорь абый Смирнов сүзне жюрига тапшыра, алар инде безгә сорауларын яудырырга әзер. Беренче булып мактау сүзләре китте. Остазларыбыз Гөлшат апа Гыймадиева, Лениза апа Ризванова, Тимур абый Сөләймановның бәясен ишетү безгә бик мөһим. Сәләт гаиләсе алдында чыгыш ясау – проект тормышында иң рәхәт мизгел.

Чыгыш тәмам. Алинә белән игътибар өчен рәхмәтебезне белдерәбез, кочаклашабыз. Хис-кичерешләр агымына чыдарлык түгел, күңел шат хисләр белән тулган. Истәлеккә жюри әгъзалары, дусларыбыз белән фотога төшәбез, һәм озын-озак итеп, тәмләп чыгышыбыз ничек узуы хакында фикер алышабыз. 

Ләйсән Миңнуллина, Сәләт медиа-мәктәбе укучысы