Барыбыз бергә татар мәдәниятенең барлык байлыгын интернетта танытабыз кире кайтырга

Раскроем богатство татарского языка и культуры в просторах интернета!

10-нчы ноябрь көнне «Сәләт» йортында IT-үзәк хезмәткәре Ринат Сафин «Татар википедиясе. Кичә. Бүген. Иртәгә» дигән темага дискуссия уздырды.

Залда татар теле, мәдәнияте һәм киләчәгенә битараф булмаган «Сәләт» активистлары җыелган иде. Лидер – Тимур Сөләйманов – татар википедиясенең тоткан ролен искәртеп узды. Википедияне ул һәрвакыт тулыланып торучы белем базасы буларак билгеләде. «Википедия – үзенә күрә бер халык энциклопедиясе ул. Ул «хәзер һәм биредә» принцибы астында языла», – дип фикерен белдерде.

Ринат Сафин исә үзе әлеге ирекле энциклопедиянең барлыкка килү тарихын сөйләп узды. «Кешелек туплаган бар белемне бер чыганакка җыю идеясе инде III гасырда ук барлыкка килә», – дип сөйләде ул.

Бүгенге көнгә әйләнеп кайтсак, һәр оешма википедиядәге сәхифәсе ярдәмендә үзен яңа бер дәрәҗәдә тәкъдим итә ала. «Сәләт» активистлары барлык иҗтимагый оешмаларны кушылырга һәм ачык татар телле белем базасын арттырырга чакыра. Ә мәкаләләр саны буенча татарча википедия 65-нче урынны алып тора. Барыбыз бергә без әлеге күрсәткечне үзгәртә һәм татар теленең, мәдәниятенең барлык байлыгын интернет челтәрендә таныта алабыз! 

Википедии по количеству статей
татарская википедия