Җәүдәт Сөләйманов: «Сәләт-Санак» – 100 иң сәләтле бала санына керү мөмкинлеге!» ← кире кайтырга

Җәй – «Сәләт» өчен кызу «урак өсте». Сменалар үз эшен дәвам итәләр. Бүген, 23-нче июль көнне, «Сәләт-Санак» аланы старт алды. Аның төп юнәлеше – IT-технологияләр, робототехника, компьютер серләренә өйрәнү. Балалар сайтлар, компьютер уеннары, төрле кулланмалар төзергә өйрәнәчәкләр. Файдалы уку-укыту һәм күңел ачу программасы төзелгән. Казан Федераль Университетының мөгаллимнәре белем бирәчәк. 4 көнгә мастер-класс укытырга Санкт-Петербургтан программалау (ACM ICPC) буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы булган сәләтле егет Нияз Нигъмәтуллин да кайтачак.
«Сәләт-Санак» аланына җыенган сәлкешләрне һәм аларның әти-әниләрен «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов та сәламләп узды: «Хәерле көн һәрбарчагызга да! Хөрмәтле әти-әниләр, беренче булып сезгә мөрәҗәгать итәсем килә. 21 ел дәвамында балаларыгызны безнең кулларга ышанып тапшырганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм! Быел күп эш эшләнде һәм барысы да уңышлы, аллага шөкер. Шуларның берсе –борынгы изге шәһәребез Биләрдә «Фәнсар» мәгариф һәм фән үзәген ачып җибәрдек. Хәзер балаларыбызны җибәрәсе Лаеш районының гүзәл табигатьле «Звездный» аланы да безнең өчен һәрвакыт уку-укыту үзәге булып торды. Биредә балагызның шәхси үсеше өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Монда белем туплап,киләчәктә «Фәнсар»га эләгү өчен менә дигән мәйданчык. Шуны да әйтәсем килә: безнең өчен, беренче чиратта, балаларның куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге бик мөхим. Сәлкешләр, хәзер сезгә эндәшәм! Сез — безнең киләчәгебез! Илебезнең, республикабызның киләчәк президенты, булачак министрлар, «Forbes» исемлегенә кертерлек булачак эшкуарлар, мөхтәрәм мөгаллим һәм педагоглар безнең арада! Татар телебезне, милләтебезне, халкыбызны гына онытмагыз, гореф-гадәтләрне саклагыз! 18 көн дәвамында киләчәктә бер-берегезгә терәк булырдай дуслар табыгыз, аралашыгыз, бергә-бергә белем алыгыз! Хәерле сәгатьтә!»
Ләйсән Сабитова, «Сәләт-Санак» аланының быелгы директоры:
- «Сәләт-Санак» –уникаль смена. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дуслар!
Булат абый, әйдаман:
- «Сәләт» минем өчен ул – яңа дуслар, кызыклы дәресләр һәм файдалы ял. Биредә мин 2011-нче елдан бирле. Беренче тапкыр сәлкеш буларак барганнан соң ук, «Әйдаман да булачакмын әле!» – дип, үземә максат куйдым. Балалар өчен без бик күп күңелле сюрпризлар әзерләдек. Хәзер бөтен серләрне дә ачып бетермим инде, шуңа күрә «Звездный»га «Сәләт-Санак» ка кунакка килегез!
Роза апа Шәмсетдинова, сәлкешнең әнисе:
- Ел дәвамында әзерләндек дисәм дә ялгыш булмас. Олы һәм уртанчы улым элегрәк тә «Сәләт»тә булганнары бар иде, хәзер инде менә абыйларының сөйләүләрен тыңлап, кызымның да барасы килә. Кызыма 11 яшь, «5»ле билгеләренә генә укый. Аланда да үзен бары уңай яктан гына күрсәтер дип ышанып калам.
Мәрьям Гыймадиева, сәлкеш:
- Миңа һәрвакыт IT-технологияләр, программалау ошый иде, компьютерлар белән «җенләнәм». «Сәләт-Санак»та миңа бик ошар дип уйлыйм. Инде берничә сәлкеш белән дуслашып та өлгердем, алар белән аралашуы бик күңелле. Гөлфиназ апа да (1-нче төркем әйдаманы) бик итәгатьле, кайгыртучан.