«Сәләт» Прага мәктәбенең сигезенче көне кире кайтырга

Восьмой день из жизни участников Пражской школы «Сәләт»

Мәктәп көннән-көн интеллектуаль лабораторияне күбрәк хәтерләтә. Бүгенге көн – моңа отышлы мисал.

Һәр кеше үзенең проектын үзенчәлекле, бердәнбер дип уйларга күнеккән. Ләкин Анна Фельдман бүген әйткән сүзләр хыялларны чәлпәрәмә китерде.«Сезнең проектыгыз кебек проектлар дөнья буйлап дистәләрчә, йөзләрчә. Ләкин без Сезнең белән тукталмыйбыз, курыкмыйбыз һәм алга атлыйбыз» – диде ул.

Иҗади фикер йөртү. Әлеге төшенчә белән Прага мәктәбе кысаларында инде ничәнче мәртәбә очрашабыз. Бүген иҗади фикер йөртү сәләтен арттырыр өчен, «ассоциация» һәм «күз алдына күтерү» ысуллары белән күнегү ясыйбыз. Мәсәлән, бер сүз бирелә. Һәм шул сүзгә тәңгәл килерлек 10 сүз язабыз. Шуннан соң, икенче һәм сигезенче сан астында булган сүзне кулланып, уйга нәрсә килә, шуны язабыз. Кызык, сез дә уйнап карагыз.

Анна Фельдман шаккатырудан туктамый. Аның рәсем ясавы шундый җиңел һәм табигый килеп чыга. Ул гадәти бер өчпочмак ясады. «Бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез?» –дигән кызыклы сорау белән катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта, сыйфатлы проект булдыру өчен, латераль ысулларны куллану уңай икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Нәтиҗә.Үз проектың өстендә күпме күбрәк эшлисең, аңа карата игътибарың тагын да арта. Беренче көнне проектның рәсемен ясар өчен А5 форматындагы кәгазь бите кирәгеннән күп булып тоелса, хәзер зур яссылыкка да булган план-схеманы сыйдырып бетерергә җиңелләрдән түгел.

Куелган максатларга тагын да якынрак атлыйбыз!

Рәхмәт сиңа, #SeletPragueSchool.