Эльмира Гәрәева: “Бибинур” фильмы туган телгә мәхәббәт тәрбияли” кире кайтырга

Эльмира Гараева: “Фильм “Бибинур” способен воспитать любовь к родному языку”

11 октябрьдән “Сәләт” киноклубы янәдән үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Әлеге кичне сезнең игътибарга “Бибинур” фильмы тәкъдим ителер дип көтелә. 

 “Сәләт” киноклубы җитәкчеләре, проектта катнашучыларга бары тик татар кинофильмнары гына күрсәтәчәкбез дип вәгъдә итте. Бу беренче чиратта, телне саклауга, үстерүгә, балаларда һәм яшь буында патриотик рух һәм туган татар телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Чарага килгән катнашучы фильмны карап кына калмый, аны төшерүчеләр, уйнаган актерлар һәм режиссерлар белән турыдан-туры аралаша да ала. 

 11 октябрь көнне киноклубта мөхтәрәм кунаклар да көтелә: танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит ага Батулла һәм “Точка.кино” Казан кино мәктәбен оештыручылар Тимур һәм Неля Гәрәевалар. Алар безгә “Бибинур” фильмын профессиональ яктан ачарга булышачаклар. “Сәләт” киноклубы оештыручылары тарафыннан “Бибинур” фильмы сайлануы очраклы хәл түгел: "Әлеге фильм, кешенең яшенә карамастан, тирән уйланырга мәҗбүр итә. Фикер алышу, тәнкыйть яисә, киресенчә, мактау сүзләре өчен дә бер дигән. Туган телебезне саклау һәм үстерү өчен мондый фильмнар карау бик кирәкле нәрсә дип саныйм, - дип белдерде “Сәләт” киноклубы проекты җитәкчеләренең берсе Эльмира апа Гәрәева. 

Дустым! Әгәр син камера кулыңа эләккән саен нидер төшерә башлыйсың, танылган шәхесләр һәм, әлбәттә, дусларың белән аралашасың килә икән, рәхим ит! 11 октябрь, 18:00, “Сәләт” йорты. Көтәбез сине!