«Бикафест 2016» фестивале ахырына якынлашты кире кайтырга

20-нче ноябрь көнне, КФУның концертлар залында зур бәйрәм – Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең гала-концерты узды. Биредә чыгыш ясарга Татарстанның барлык почмакларыннан сәләтле балалар җыелды.

«Голос. Дети» бәйгесе финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова фестивальдә беренче тапкыр катнаша. «Дөресен генә әйткәндә, минем инде былтыр ук бик катнашасым килгән иде, тик килә алмадым. Биредә сәләтле балалар шундый күп, шуңа да үз көчемне сынап карыйсым килде. Чараның мөхите бик ошый! Сәләтнең җәйге аланнарына да барасым килә», дип планнары белән уртаклашты Сәидә.

Picture (15).jpg

Азат Гыймадиев өчен фестивальдә катнашу инде традициягә әверелгән.  «Мин 2010-нче елдан бирле катнашып киләм. «Иң оста автор-башкаручы», «Бард җырын иң оста башкаручы» номинацияләрен сайлап алдым. Призлы урыннар да яуладым. Сәләт мөхите бик ошый, шуның өчен ел саен катнашам да инде. Биредә башкарган җырымны үзем яздым, ул мәхәббәт турында. Катнашу җиңүгә караганда да мөһимрәк дип саныйм», дип белдерде ул.

Үз сәләтләрен мәктәп укучылары гына түгел, студентлар да, хәтта укытучылар да күрсәтте. Мисалга, Айнур Каюмов, магистратураның 1-нче курсында белем ала, Казанның 12-нче гимназиясендә физкультура укыта.  «Балачактан җырлыйм, иҗатны бик яратам, һәрвакыт төрле бәйгеләрдә катнашып килдем. Бүген дә шушы чара өчен эштән соң йөгереп килдем. Ир кешенең кулга тотып эшләрдәй һөнәре булырга тиеш дип саныйм, күңел өчен җырлыйм.  «БикаФест»  турында интернеттан укып белдем, жюри составының йолдызлы булуы игътибарны җәлеп итте», ди Айнур.

Фестивальнең эчке кухнясын тирәнрәк күзләсәң, чыннан да, аның гадәти концерт кына булмаганына төшенәсең.  Гала-концертка кадәр,19-нчы ноябрь көнне, Сәләт йортында сайлап алу туры уздырылды. Биредә жюри әгъзалары һәр катнашучының иҗатына анализ ясады, киңәшләрен бирде.

Picture (6).jpg

«Балаларда потенциал бар. Эшләре шәп! Минем үземә «Иң оста автор-башкаручы» номинациясе бик ошый. Балалар бер жанрда гына туктап калмаганнар, алар үсештә, гел алга баруда. Кайбер хезмәтләр, аларны эксперимент дип атыйк, миндә шәхсән зур кызыксыну уяттылар. Халык җырын җырлаучылар арасында шәп, моңлы тавышлы яшьләр күбрәк. Тагын да зуррак үсеш телисе килә! Булыр ул, бу бары вакыт эше генә», дип ышандыра продюсер Нур Алиев.  

Барлык жюри әгъзалары да мондый фестивальләр мөһим дигән уртак фикергә килде. «Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, баланың потенциалын бәяләргә ярдәм итә. Һәр елны, гадәттә, катнашучылар арасында, якты бер йолдыз була: аның өчен мондый чаралар старт мәйданчыгы да булып тора. Фестивальнең оештыручыларына зур рәхмәт!» дип белдерде җырчы Алинә Шәрипҗанова.

Гала-концерт рәхмәт сүзләренә бай булды. Фестивальнең рәсми ачылыш тантанасында Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир чараның мөһим миссиясе хакында сөйләп узды. «Фестиваль Рөстәм Бикмуллин исемен йөртә, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан уздырыла. Рөстәм абыегызның безнең арадан киткәненә инде 15 ел узса да, балалар аның хакында шушы бәйге аша беләләр. Ул яшьләр үсеше өчен эшләде, бүгенге яшьләр аны онытырга тиеш түгел! «БикаФест»ның сәхнәсе дә җылы, ягымлы һәм ачык. Биредә чын сәләтлеләрне күтәреп алачаклар!» дип саный Әдип Әлмир.

Сәләт Фондының Попечительләр советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев та котлау сүзләре ирештерде. «15 ел аз вакыт түгел. Бүген җәмгыятьтә төрле бәйге-фестивальләр шактый, халыкка, яшь буынга кирәклеләре генә калып бара. Сезгә изге эшегездә уңышлар теләп калам!» дип җиткерде ул.

Picture (9).jpg

Сәләтнең лидерлары һәм укытучылары фестивальнең күпьеллык тарихына нәтиҗә ясау максатыннан Илназ Сафиуллинга татар җыр сәнгатен аүстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырдылар. Илназ Сафиуллин – иҗат юлын «БикаФест»тан башлаган шәхес. «Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулы белән имзаланган әлеге хат минем өчен зур бүләк булды. Мин «БикаФест»ны 15 ел беләм: катнашучы да булдым, оештыручыларга да ярдәм итеп йөрдем, жюри составында да утырдым. Фестиваль гел үсештә. Оештыручылар хезмәте бу! Ул башкалардан үткәрү дәрәҗәсе, гаилә мөхите һәм стиле белән аерылып тора. Бик теләп, ашкынып киләм!» ди Илназ.

Picture (13).jpgЗал иҗат сөюче яшьләр белән тулы иде. Катнашучылар зәвыклы костюмнар, күңелле дә, бераз моңсу да чыгышлар белән таң калдырдылар. Фестивальне оештыручылар тарафыннан ясалган сюрпризлар да байтак булды: Артур Mauzer Sax, Ислам Вәлиев, Нурбәк Батулла, Гөлназ Батталова, Алмаз Сәмигуллин да сәхнәдә үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Picture (14).jpg

Һәр бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле – бүләкләү тантанасы. Сәләтлеләр күп булган урында иң-иңнәрен аерып алу да катлаулы бит әле. Гран-прига ия булучыларны кайнар котлыйбыз: Энҗе Әхмәтҗанова (җыр блогы) һәм Надир Хәбибуллин (шигырь блогы). 

Picture (11).jpg

Калган җиңүчеләр дә, һичшиксез, мактауга лаек! Афәрин! Яңа очрашуларга кадәр!