«Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче сменасы тәмам ← кире кайтырга

«Әйдаманнар мәктәбе» – студентларны Сәләт аланнарына һәм форумнарына әйдаман итеп әзерли торган проект ул. Кыскача әйткәндә, әлеге мәктәпне үтми торып, әйдаман булып булмый. Шуңа күрә, «Әйдаманнар мәктәбе» булачак әйдаманнар өчен башлангыч нокта санала.
Бу сменада Казан, Яр Чаллы һәм Башкортстан Республикасы югары уку йортларыннан 52 студент катнашты.
Мәктәпнең белем бирү программасы булачак әйдаманнарга кирәкле белем һәм осталыкларны бирүгә нигезләнгән. Аеруча педагогик һәм психологик ситуацияләргә зур игътибар бирелә. Моның өчен шушы өлкәдә эшләүче белгечләр җәлеп ителә. Бу смена катнашучылары әйтүенчә, аларга иң ошаганы шәмчекләрне өйрәнү булган. Мәктәп нибары өч көн дәвам итте, шуңа күрә булачак әйдаманнар бер минутны да бушка уздырмады, хәтта кичке якта да теоритик һәм гамәли материаллар өйрәнделәр.
«Әйдаманнар мәктәбе» әйбәт узды. Уйлаган бөтен нәрсәне башкарып чыга алдык. Көннәр әз булуы әйбәт тә әле, чөнки һәр минутны файдалы итеп үткәрдек, бик тыгыз программа иде. Бу җәйдә дә тырышып эшләрбез дип ышанып калам», – дип фикерләре белән уртаклашты мәктәп җитәкчесе Игорь Смирнов.