ҖӘҮДӘТ СӨЛӘЙМАНОВ: “МОНДАГЫ БАЛАЛАР – МИЛЛӘТЕБЕЗ НИГЕЗЕ” ← кире кайтырга

Җыенда Сәләтнең ике аланы – Сәләт-Биектау һәм Сәләт-Шәхес сәлкешләре, “Сәләт” проектлары җитәкчесе, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты. Алардан тыш биредә төрле иҗат әһелләре, язучы-шагыйрьләр дә кунак булып китте. Алар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин, тарихчы, күпсанлы әкиятләр авторы Рабит абый Батулла, шагыйрь Рөстәм абый Закуан, Айдар Юзеев, Мөдәррис Вәлиев кебек мөхтәрәм шәхесләр дә бар иде.
- Шушындый изге җиргә аяк баскач, тарих битләренә күз салмый булмый. Бу җир безнең бабаларыбыз эзен, сулышын саклаган төбәк, бүгенге башкалабызның күпмедер дәрәҗәдә нигезе дә. Бөек татар теле дә биредә яралган! Сез – сәлкешләр – халкыбыз, милләтебез, телебез киләчәге! Мондагы балалар – безнең милләт тамыры, - дип белдерде Җәүдәт абый Сөләйманов.
Ачылыш тантанасыннан соң сәлкешләр берсеннән-берсе кызыклы мастер-классларга, лекция һәм тренингларга таралдылар. Биредә алар журналистика, актерлык осталыгы, лидерлык сыйфатлары һәм психология серләренә төшенделәр.
Кичке чара буларак Шаяннар һәм Тапкырлар уены сайланган иде. Әз генә буш вакыт табылса да, аны бушка уздырган кеше юк, сәлкешләр шунда ук бергә җыелып, әзерләнүләрен дәвам итәләр.
Озын сүзнең кыскасы, биредә чын мәгънәсендә тормыш кайный. Яшьлек дәрте һәр почмактан ургылып тора. Биредә чын Сәләт дөньясы!