Энгель Фәттахов: «Без сезгә һәм уй-фикерләрегезгә таяна алабыз!» ← кире кайтырга

Очрашу министрның сәламләү сүзләре белән башланып китте: «Чехия – зур индустриаль дәүләт. Без сезгә, сезнең уй-фикерләрегезгә таяна алабыз. Үз чиратыбызда, проектларыгызны чынга ашырыр өчен мөмкинлекләр тудырырга әзербез!» Шулай ук катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән дә очрашачакларын әйтте.
Энгель Фәттаховка үз проектларын Алинә Садриева һәм Булат Ганиев тәкъдим итте.
Алинә – бизнес-леди, ул «Сәләт» Прага мәктәбе ярдәмендә бик кыска вакыт эчендә « LinguaLike» инглиз теле өйрәнү үзәген ачып җибәрә алды. Бүгенге көндә әлеге үзәк Рәсәйнең берничә шәһәрендә эшләп килә. Алинәнең планнарына – бар дөньяны яулап алу.
Булат – компьютер өлкәсе гение. Чехиягә барганчы моның кадәр җитди проект белән шөгыльләнә алырмын дип уйламаган идем ди. 2015-нче елның «Сәләт» Прага мәктәбе катнашучылары Булат Ганиев һәм Альбина Закирова (КДМУ студентлары) икесе бергә «Виртуаль хирург» проектын чынга ашыралар. Әлеге проект медицина факультетларында белем алучы студентлар өчен каралган, алар проект ярдәмендә катлаулы операцияләр серенә төшенә алалар.
Очрашу ахырында Э.Н.Фәттахов барлык катнашучыларга махсус сертификатлар тапшырды.
Очрашудан соң катнашучылар үз проектларын «Сәләт» Фондының генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов; «Сәләт» Прага мәктәбенең башкарма директоры Гүзәл Усманова һәм «Сәләт» Прага мәктәбенең программа директоры Анна Фельдман игътибарына да тәкъдим иттеләр.Алга таба да уңышларга ирешергә насыйп итсен!