Эшмәкәрлеккә мәктәп бусагасыннан өйрәнә башларга кирәк ← кире кайтырга

Сәләт Форумына көн саен бик күп кунаклар, спикерлар килә. Шундыйларның берсе – Миләүшә Шәрифуллина – эшмәкәр, Казанда инглиз теле укыту буенча әйдәп баручы EASY English Академиясе җитәкчесе. Ул Биләр Форумында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, һөнәри серләре белән бүлеште, Сәләт турындагы фикерләрен дә сөйләде.
- Миләүшә, Сәләттән нинди фикерләр белән китәсез?
- Сәләт турында күптәннән беләм, әмма үзем сәлкеш була алмадым. Ләкин монда беренче генә килүем түгел: берничә тапкыр кунак буларак килдем. Шушы вакыт аралыгында Сәләт тагын да үсә, үзгәрә. Быел форум бик югары дәрәҗәдә үткәрелә. Мин моңа шатмын. Балалар да актив, остаханәләрдә теләп катнашалар, сораулар бирәләр, кызыксыналар, димәк, аралашуыбыз да нәтиҗәле үтте.
- Эшмәкәрлек – шактый катлаулы өлкә, кече яшьтән үк аңа өйрәтү нәтиҗәлеме? Сезнең уйлавыгызча, балаларга эшмәкәрлек турында сөйләү кирәкме, әллә инде бу эш уен форматында гына алып барылырга тиешме?
- Минемчә, кечкенә чактан ук эшмәкәрлек белән танышу бик нәтиҗәле. Балалар 10-12 яшьтә әлеге өлкә белән кызыксына башласалар, өйрәнсәләр, алга таба җиңелрәк булачак. Мин хәзерге буын балаларын үзем белән чагыштырып карыйм. Әгәр дә мәктәптә укыганда миңа эшмәкәрлек серләрен өйрәткән булсалар, һөнәрне үзләштерү күпкә җиңелрәк булыр иде. Бүген исә балаларга төрле өлкәләрне өйрәнү мөмкинлеге бирү бик файдалы һәм нәтиҗәле эш дип саныйм.
- Остаханә вакытында балалар актив катнашты, дидегез. Аларны аеруча нәрсә кызыксындырды, нинди сораулар бирделәр?
- Иң беренче чиратта балалар минем шәхси тәҗрибәм белән кызыксынды: нинди авырлыкларга очравым, каршылыкларны ничек җиңүем, ниләр эшләвем турында сораулар бирделәр. Моннан тыш, үзләренә ничек эш башларга мөмкин булуы турында да кызыксындылар. Минем өметләрем акланды: балалар бик ачык, алар белән аралашу кызык булды. Сәлкешләр өчен дә остаханә файдалы булгандыр дип ышанам.
- Сәләттә телләр өйрәнүгә игътибар зур, сез җитәкчелек иткән EASY English Академиясе дә чит телләр өйрәнүгә бәйле. Эшмәкәр булу өчен телләр белү кирәкме?
- Эшмәкәр өчен тел белү мөһим. Аралашу өчен дә, башка компанияләр белән элемтәдә тору өчен дә. Мин үзем дә иң элек чит илләрдә нинди компанияләр барлыгын өйрәндем. Россиядә булмаган оешмалар ачып җибәрү өчен дә, башкалар тәҗрибәсе белән танышу өчен дә тел белергә кирәк. Сәлкешләр алга таба да телләр өйрәнсеннәр, ачык, актив булсыннар дигән теләктә калам. Эшләгез, максатлар куегыз, бернәрсәдән дә курыкмагыз!