«Сәмрух»та һәр чыгыш шаккаттырды!» ← кире кайтырга

Кичә «Сәмрух-2019» ел премиясенең сайлап алу этапларының соңгысы – «Ел аланы» номинациясе сайлап алу этабы узды. Сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү максатыннан булдырылган әлеге премиядә барлыгы 8 номинация. Ә җиңүчеләрнең исеме 19-нчы февральдә – «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
«Сәмрух» премиясендә Сәләт аланнарында булган балалар һәм яшьләр, шулай ук Сәләт Клублары һәм аланнары көч сынаша. Премия 2015-нче елда булдырылган иде. Беренче этап – портфолио нигезендә сайлап алу. Оештыручылар әйтүенчә, быел премиягә 67 гариза кабул ителгән булган, 50се икенче этапка узган. Беренче этапны узганнар икенче этапка – әңгәмә нигезендә сайлап алуга чакырылды. Сайлап алулар узган елның декабрендә үк башланган иде. «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел клубы», «Ел аланы» номинацияләрендә сайлап алу этаплары булды. «Сәләт җырлый» номинациясендә, исеменнән аңлашылганча, алан җырлары ярыша һәм җиңүчене тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Ә ел әйдаманы ноябрьдә узган «Әйдаманнар ярышы»нда ачыкланган иде инде – бу номинациядә сайлап алу этабы узмый, «Әйдаманнар ярышы»нда җиңүче «Ел әйдаманы» булып таныла. Быел ул – «Сәләт Саба - 2019» әйдаманы Гөлназ Гатина. Аңа чит илдә уку-укыту семинарында катнашу мөмкинлеге бирелә.
Һәр номинациядә 10-12 кешедән торган жюри бирде. Жюри әгъзалары – министрлык һәм ведомство вәкилләре, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр, Сәләт активистлары һәм дуслары.
Сайлап алу этаплары ничек узды? Нәрсәләр истә калды? Быелгы юбилей премиясе элеккеге еллардагыдан аерыламы, үсеш сизеләме? «Сәмрух-2019» ел премиясенең жюри әгъзаларына шушы сорауларны бирдек.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәр номинациядә жюрида утырды. Һәр номинациядә шаккаттыручы табылды, ди ул.
– Сайлап алу этапларыннан нәрсә истә калды дигәндә, беренче чиратта җанатарларның реакциясен әйтер идем. Кайбер этапларга әти-әниләр дә килгән иде. Балаларына – алар мәктәп укучылары булсынмы, студентмы – көч биреп, алар өчен җан атып, дулкынланып утырдылар. Икенчедән, нинди генә номинация булса да, команда рухы сизелде. Әйтик, шәхси номинацияләр бар (сәлкеш, өлкән әйдаман, директор, кулдашлар катнаша), аларда да тулы бер команда эше күренде. Шәхси нәтиҗә итеп кенә карамыйлар, бөтен алан уңышы итеп карыйлар, үз аланнары вәкиле өчен җан аталар. Менә шул бик сөендерде.
Катнашучыларның чыгышлары бик югары дәрәҗәдә булды. Бу гади сүзләр генә түгел. Һәр чыгыш иҗади, эчтәлекле иде. Әзерлексез чыгыш булмады.
Элеккеге еллардагы сайлап алу этаплары белән чагыштырганда, үсеш бар, ул чынлап та сизелә. Һәр этапка килеп утыргач, үз-үзеңә: бүген нәрсә белән шаккаттырырлар икән, дип сорау бирәсең. Һәм чынлап та, һәр сайлап алу этабында шаккаттырдылар. Безнең сәләтлеләрнең илһам чишмәсе беркайчан да саекмый, бу сөендерә. Конкурста бәя бирүнең үз критерийлары бар һәм катнашучыларның чыгышлары шул критерийларга җавап бирә торган иде. Миңа бик ошады быелгы чыгышлар, конкурсантлар. Жюри әгъзасы буларак, сайлау бик авыр булды. Бер генә тавыш бирү дә җиңел һәм тиз үтмәде. Һәр казый, аргументларын китереп, үз фикерен җиткерде. Бу да чыгышларның көчле булуын күрсәтә, – дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.
Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов «Ел клубы» номинациясенең сайлап алу этабы турында сөйләде:
– «Ел клубы»нда катнашучыларның чыгышлары уңышлы гына узды. Бу номинациядә катнашучыларның чыгышлары елдан-ел яхшыра. Моңа клубларның эшчәнлекләре үсүе дә сәбәп булып тора. Бәя биргәндә нәрсәләргә игътибар иттек дисәгез, беренче чиратта, әлбәттә инде, клубның берләшмә кысаларында эшчәнлеге. Уку йортлары Сәләт клубларының төп бурычларының берсе – Сәләт аланнарына һәм проектларына күбрәк балаларны җәлеп итү. Күп кенә клублар нәкъ менә шушы юнәлештә бик зур эшләр башкарганнар, шуңа игътибар иттек. Клубның үз районында, үз мәктәбендә Сәләт мохите, татар телле мохит булдыру алымнары да исәпкә алынды. Бәяләгәндә клуб активистларының шәхси уңышларын да исәпкә алдык. Аларның иҗтимагый эшчәнлегенә генә түгел, укуда өлгерешләренә дә, Сәләттән тыш активлыкларына, җиңүләренә, казанышларына да игътибар иттек, – диде ул.