Фәрит Әбделганиев: «Табигый чисталык белән беррәттән күңел сафлыгы да булырга тиеш» кире кайтырга

Фарид Абдулганиев: «Наравне с экологической для нас важна духовная чистота и красота»

5-нче декабрь көнне «Сәләт» йортында чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме – «Илһам – Вдохновение» хор фестивале уздырылды. Фестиваль быел беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, «Сәләт» берләшмәсенең якты музыкаль традициясенә әверелергә охшап тора.

Фестиваль идеясе «Сәләт» берләшмәсенең «D’ART» хор-студиясендә туган.

Чараның төп максаты булып милли моңнарны саклап калу, онытылганнарын яңадан торгызу, бүгенге заман яшьләрендә хор сәнгатенә кызыксындыру уяту тора.

Рәсми ачылыш тантанасында «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов барлык катнашучыларга, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. «Бу күренешне «Сәләт» йортында күрү – үзе бер бәхет. Бүген биредә зур бәйрәм. Бу рух, интеллект һәм җыр бәйрәме. Җыелганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Көчегезне, сәләтегезне сынап карагыз. Әлеге фестиваль дәвам итәргә тиеш һәм мин «Сәләт» проектлары җитәкчесе буларак, бу шулай булсын өчен барлык көчемне куярмын!», - дип, сәламләде ул.

Фестивальдә Татарстан Республикасының үзешчән һәм укучы хорлары катнашты: Казан (Идел буе) Федераль Университетының татар халык хоры, Арча педагогия көллиятенең студентлар хоры, Казан шәһәренең Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең «Сөембикә» вокал ансамбле, КГАСУның академия хоры, чыгарылыш укучылары ассоциациясенең «Гармония» камера хоры.

Фестивальгә мөхтәрәм кунаклар да чакырылган иде: Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С. Әбделганиев; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясенең доценты И.А. Рәхимуллин; Казан консерваториясе галиме, Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе В.П. Леванов.

Фәрит Әбделганиев табигый чисталык белән беррәттән күңел сафлыгы да булырга тиеш дип белдерде. «Һәрдаим шушы фикерне башымда йөртәм мин», - дип ассызыклады ул. Фестиваль кысаларында татар, яхүд, украин халык җырлары, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, Франческо да Милано, В. Харисов, Ш. Шарифуллин әсәрләре яңгырады.

Ирнис Рәхимуллин катнашучыларның әзерлекләре югары дәрәҗәдә икәнлегенә басым ясады. «Әгәр дә артист ялгыша, югалып кала икән – ул инде артист түгел. Ә инде үзешчән җырчы югалып калмый икән – бу инде зур нәрсә! Иҗат – сезнең яшьләр хәрәкәтенең аерылгысыз бер өлеше. Фестивальнең киләчәктә чәчәк атуын телим!», - дип изге теләкләрен юллады ул.

Валерий Леванов та Фестивальдән бик кәнәгать калуын яшермәде. «Гадәти бер көннән зур бәйрәм ясадыгыз. Биредәге катнашучылар гадәти кешеләр түгел. Алар дөньяга матурлык иңдерүчеләр. Ә коллектив эшчәнлеге бу хезмәтне тагын бер дәрәҗәгә күтәрә. Сәләтле яшьләргә үсәргә ярдәм иткәне өчен «Сәләт» оешмасына зур рәхмәтемне белдерәм!», - дип тәмамлады сүзен.

Тамашачылар исеменнән исә нейробиология галиме Петр Брежестовский чыгыш ясады: «Тамашаны караганда күземә яшьләр килде. Сез, чыннан да, матурлык тудыручылар. Зур рәхмәт сезгә!»

Фотоотчет

Барлык коллективлар да дипломнар белән бүләкләнде. Зал алкышлардан яңгырап торды. Фестиваль, чын мәгънәсендә, уңышлы узды.